Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй авыл җирлеге үзара салым хисабына төзекләнә

Әмәкәй авыл җирлегендә 376500 сум (100%) үзара салым жыелды. Үзара салым суммасына өстәп, республикадан җирлегебезне төзекләндерү өчен 1 604 400 сум акча кайтты.

Бу акчага шактый гына эшләр башкарылды: гравий өстәп, юллар тигезләнде, яктырткычларга ремонт ясалды, карт агачлар киселде, Әмәкәй авылында чүплеккә рекультивация ясалды. Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге эшчеләре тарафыннан чүп җыю оештырылды, алар графиктан тайпылмыйча үз эшләрен җиренә җиткереп алып баралар. Кышкы юлларны чистарту, янгын сүндерү машинасын карап торуга килешүләр төзелде. Әлмәт авылында яшәүчеләрнең бер өлеше сусызлыктан интегә иде. 200 метр арага су торбалары үткәрелде һәм СУПН урнаштырылды. Урам утын ялгау өчен электр чыбыгы сузылды. Әмәкәй авылында Киров урамындагы күпернең су торбасы алыштырылды. Бүгенге көндә И.Фаррахов урамындагы күперне ремонтлау эше бара,- дип хәбәр итәләр Әмәкәй авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев