Мөслим-информ

Мәктәпяны лагерьларына йөрүчеләргә Чыршы бәйрәме оештырылды

Кышкы каникуллар старт алу белән мәгариф учреждениеләрендә мәктәпяны лагерьлары эшли башлады. 4 гыйнвар көнне әлеге лагерьларга йөрүче балалар өчен үзәк чыршы янында "Яңа ел эстафетасы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.

Саф һавада егет-кызлар төрле ярышларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Барлык катнашучыларга да Кыш бабайның истәлек бүләкләре тапшырылды. Чараны район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: