Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен: укырга кая керергә?

Барлык имтиханнар тапшырылган, нәтиҗәләре билгеле, аттестат кулда - хәзер инде абитуриентларга үз киләчәкләре турында мөһим карар кабул итәргә кирәк. Казандагы В.Г.Тимирясов исемендәге инновация университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Инна Тимирясова IX, XI сыйныф базаларында югары уку йортлары һәм көллиятләргә укырга керүнең мөмкин булган барлык вариантлары белән таныштырды. IX сыйныфны...

Барлык имтиханнар тапшырылган, нәтиҗәләре билгеле, аттестат кулда - хәзер инде абитуриентларга үз киләчәкләре турында мөһим карар кабул итәргә кирәк. Казандагы В.Г.Тимирясов исемендәге инновация университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Инна Тимирясова IX, XI сыйныф базаларында югары уку йортлары һәм көллиятләргә укырга керүнең мөмкин булган барлык вариантлары белән таныштырды. IX сыйныфны тәмамлаучыларга IX сыйныфтан соң аттестат алган һәм БДИга әзерләнү өчен ике ел вакытларын сарыф итәргә әзер булмаган малайлар-кызлар өчен урта һөнәри белем алу - иң оптималь вариант. Көллияттә ихтыяҗ булган белгечлекне үзләштерергә, аннары БДИ тапшырмыйча гына вузда укуны дәвам итәргә мөмкин. КИУ көллиятенә аттестат нигезендә, имтихан алмыйча кабул итәләр. Уку процессында студентлар, төп белгечлектән тыш, өстәмә рәвештә эшче һөнәрен дә, әйтик, техник-технологлар 3-4 разрядлы аш пешерүче профессиясен үзләштерә. Көллияткә документларны университетның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Яшел Үзәндәге филиалларында яки Казандагы төп вузда кабул итәләр. Студентлар тулай торак белән тәэмин ителә. XI сыйныфны тәмамлаучыларга БДИ буенча баллары яхшы булган егетләр-кызлар КИУдагы бюджет урыннарына дәгъва кыла ала, шулай ук университет грантына ия булу мөмкинлеге дә бар. Укуны эш белән бергә үреп алып барырга теләгән абитуриентлар өчен читтән торып укуның 2 төре бар. Беренчесе - классик форма булса, икенчесендә дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла. Соңгысы реаль вакыт режимында эштән аерылмыйча белем алу, DistantКИУ махсус мобиль кушымтасы исә теләсә кайсы урында барлык уку материалларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Укытучылардан онлайн режимында консультация дә алырга мөмкин. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы 2 мәҗбүри имтиханны гына тапшырган яки XI сыйныфны тәмамлау турында аттестат алмаган икән, бу очракта ул IX класс аттестаты базасында көллияткә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң вузда белем алуын дәвам итә ала. Югары белемне КИУда, шулай ук аның Чаллы һәм Түбән Камадагы филиалларында алырга мөмкин. Башка шәһәрләрдән килүчеләр Казанда тулай торак белән тәэмин ителә. Көллият һәм техникум тәмамлаучыларга Югарыда әйтеп үткәнебезчә, урта һөнәри белем бирү базасында абитуриентлар университетка БДИ тапшырмыйча гына тест рәвешендәге сынаулар (аларны университет мөстәкыйль рәвештә үткәрә) нигезендә кабул ителә. Мондый студентларга индивидуаль укыту планы буенча белем бирелә, шул исәптән тизләтелгән белем алу (3-3,5 ел) мөмкинлеге дә бар. Югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен Белгеч яки бакалавр дипломына ия булучылар КИУ магистратурасы программалары буенча алынган белемнәрен тирәнәйтә ала, бу аларга җитәкче урыннарга юл ача. Уку вакыты 2 ел, егетләр армиягә барудан кичектерелә. Дәресләр расписаниесе белем эстәүне эш белән бергә үреп алып барырга мөмкинлек бирә. Шулай ук югары белем бирүнең тагын бер программасы (югары квалификацияле кадрлар әзерләү - аспирантура) буенча уку мөмкинлеге бар. Практика һәм халыкара стажировкалар Халыкара белем алу белән кызыксынучы абитуриентларга Европа, Америка һәм Кытай вузлары белән ике диплом программалары, җәйге мәктәпләр һәм студентлар алмашу программалары тәкъдим ителә. Студентлар, чит илдә практика үтү кысаларында, тиешле күнекмәләр алу белән бергә, әйбәт кенә акча да эшли ала. Мисал өчен, быел югары уку йорты Туризм академиясе (Греция) белән түләүле стажировка турында килешү имзалады. Быел шулай ук Ляонин университетында (Кытай) безнең уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызлар өчен бушлай магистратура хакында килешү төзелде. Тел. (843) 231-92-97. Сайт: киу.рф В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев