Мөслим-информ

Мәктәпләрдә электрон киосклар барлыкка килде

Мөслим гимназиясендә капиталь ремонттан соң яңа җиһазлар урын алды. Бүген мәктәпкә килүчеләрне электрон киоск каршы ала. Биредә дәресләр вакыты, укытучылар коллективы, алдынгы укучылар, гимназиядәге яңалыклар турында мәгълүмат урнаштырылган.

Киоск интернет челтәренә дә тоташкан. Ата-аналар дәүләт хезмәтләр порталына керә, баласының уку билгеләрен электрон журналдан карый алачык. Мондый җиһаз район үзәгенең башка мәктәпләрендә дә урын алган. Шулай ук мәктәпләрдә электрон расписание такталары урын алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: