Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә әзерләнәбез

Август ахырында кибетләрдә ыгы-зыгы башлана. Баласы беренче сыйныфка баручы әти-әниләр базар, кибет юлын таптый башлый. Йөрәк парәсен башкалардан ким-хур итмәслек итеп киендерергә, уку әсбапларын, башкасын әзерләргә кирәк!

– Мәктәп формасы гына түгел бит әле, рюкзагын, физкультура өчен спорт костюмын да алырга кирәк! Кызым Самира беренче сыйныфка укырга бара. Сарафанны ике мең сумга район үзәгендәге кибеттән, ак блузка, спорт костюмын, футболка, түфли, колготки, кедаларны, беренче һәм икенче аяк киемнәрен шәһәргә барып алдык. Барысы бергә 4 мең сум булды. Рюкзак аласы бар. Кызыма ошаганы ике мең сум тирәсе тора. Әле канцелярия товарлары алынмаган. Президентыбызга рәхмәт, әмма кызымны мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең сум гына җитми икән. Кызым беренче сыйныфка узган ел барган булса, 10 мең сум эләкмәс иде, дип сөенәм, – ди Ләйсән Мотыйгуллина.

Икешәр, өчәр баласы укучылар да бар бит. Өч баласы да мәктәп яшендә булганнарга авыргарак туры килә.

– Узган елгы форма быел инде ярамый. Баланың үсүе сөендерсә дә, кибеттәге бәяләр куандыра, дип әйтеп булмый. Без апа-абыйлардан калган киемнәрне киеп үстек. Аларның сыйфаты да яхшы булгандыр инде. Быел өчесенә дә алмаш аяк киеме һәм рюкзаклар алдык. Физкультурага спорт костюмнарын интернет-кибет аша кайтарттык. Алай очсызгарак төшә. Улым тугызынчы сыйныфка бара. Көндәлек йөртмибез, диде. Электрон көндәлек булгач, кирәксенмиләрдер, күрәсең. Дәфтәр-ручкаларны Мөслимнән алдык. Соңгы елларда акчаның күп өлеше БДИга әзерләнү өчен китаплар алуга китә, “решебник” дигәннәре бик кыйммәт тора, – ди Лилия Хәйруллина.

Сораштырулардан күренгәнчә, кыз баланы мәктәпкә әзерләү кыйммәткәрәк төшә икән. Райондагы кибетләрдә малайлар өчен комплект – жилет-чалбар 1500 сумга төшә. Пиджак белән бергә 1800 сумга баса. Кызларга сарафан якынча 1950 сум тора. Итәк-жилетларның һәркайсысы 1350 сумнан башлана, блузкаларны 600 сумга да алырга була. Спорт костюмына бәя төрле кибетләрдә төрлечә: 600 сумнан 1600 сумга кадәр. Гади генә мәктәп рюкзакларын 500 сумга да табарга була.

– Балаларны мәктәпкә әзерләргә үземнең әти-әнием ярдәм итә. Ир ягыннан матди ярдәм күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Югыйсә, балалар – аларның оныклары бит инде. Үземнекеләр август ае пенсияләрен, Белем бәйрәменә бүләк ясап, ел саен безгә бирәләр. Алар ярдәм итмәсә, кесәгә нык сугар иде. Ялгызы гына бала үстерүчеләргә бик авырдыр: ел дәвамында я тегесенә акча җыялар, я монысына. Укытучыга – бүләккә, бәйрәмнәрдә хөрмәт билгесе дип, уку елы дәвамында 2-3 мең сум акча тотыла, – ди Диләрә Шәрифуллина.

Мәктәпкә көне килеп терәлгәндә генә әзерләнүче әти-әниләр дә бар. Шулай да мәктәпкә кирәкле әйберләрне алу һәм формаларны сайлау өчен җәйнең икенче яртысы кулайрак. Бу вакытта сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк була. Сатып алучыларны җәлеп итү максатында кибетләр төрле акцияләр дә игълан итә. Иң мөһиме – Белем бәйрәмендә бер генә баланың да күңеле китек булмасын иде!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев