Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп волейбол лигасы

11 март көнне мәгариф идарәсе егетләр арасында волейбол буенча «Мәктәп волейбол лигасы» ярышларының муниципаль этабын уздырды.

11 март көнне мәгариф идарәсе егетләр арасында волейбол буенча «Мәктәп волейбол лигасы» ярышларының муниципаль этабын уздырды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 10 волейбол командасы катнашты. Бердәм команда уены күрсәтеп, 1 урынны Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары командасы яулады (укытучысы - Инзил Талипов). 2 урында - Мөслим гимназиясе егетләре (укытучылары - Ирек Садретдинов, Динар Булатов). 3 урынга Тат.Бүләр урта мәктәбе (тренер - Марат Мирзаянов). Турнирның иң яхшы уенчылары дип Ильяс Газыймов Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе), Илназ Латыйпов (Тат.Бүләр урта мәктәбе), Фәрхад Хатыйбуллин (Мөслим гимназиясе) табылды.

Турнир нәтиҗәләре буенча командалар һәм иң яхшы уенчылар мәгариф идарәсе кубоклары, грамоталары белән бүләкләнде. Волейболчылар урыннан озынлыкка сикерү һәм алга бөгелү буенча ГТО нормативлары да үтәде. Нормативларны үтәүдә 40 якын мәктәп укучысы катнашты. 
 

2 метр 76 см озынлыкка сикереп, 1 урынны Мөслим лицее укучысы Динар Кондратьев яулады. 2 м 73 см нәтиҗә белән 2 урында - Ильяс Газыймов (Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе). 2 м 67 см озынлыкка сикереп, Арсений Мосолков (Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе) 3 урынны яулады.
 

Сыгылмалыкны үстерү күнегүендә - алга бөгелүдә (наклон вперед), бер үк нәтиҗә күрсәтеп, ике беренче урын билгеләнде. Артем Донников (Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Алмаз Исламов (Мөслим гимназиясе) - 1 урында. Динар Кондратьев (Мөслим лицеее) 3 урынны алды.
 

Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол