Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучыларының туклануы кыйммәтләнәчәк

Ноябрьдән Казан мәктәпләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме артачак.


("Татар-информ"). 7 ноябрьдән Казан мәктәпләрендә беренче тапкыр төрле яшьтәге укучылар өчен дифференциацияләнгән туклану рационы кертелә. Бу түбән һәм югары сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме төрле булу белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бу хакта Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек идарәсе таләпләрендә язылган. Югары сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме 20-25%ка арта һәм төп азык күләме 200 гр (мәсәлән, аш ит кисәге белән биреләчәк), салатлар 80-100 гр тәшкил итәчәк. Түбән сыйныфлар өчен порцияләр күләме шул ук калачак - 150 гр.

Шул ук вакытта туклану бәясе бераз артачак. Бәяләр арту укучыларның тулы туклану рационын сакларга, сатып алына торган продукцияне арттырырга ярдәм итәчәк.

7 ноябрьдән башлангыч сыйныфта укучылар өчен бер тапкыр туклану бәясе 62 сум, ике тапкыр туклану бәясе 88 сум тәшкил итәчәк. 5-11 сыйныф укучылары өчен туклану 65 сум булачак.

Искәртергә кирәк, Казан мәктәпләрендә туклану өчен бәяләр 2016 елның март аеннан бирле артмады. Шул вакыт аралыганда азык-төлек бәяләре уртача 11% ка артты. Кайбер продуктлар аннан да күпкә артты, мәсәлән, тавык йомыркасы - 27%, май - 22%, минтай - 15,5%, алма - 22,6%.

Бәяләрнең артуына карамастан, Казанда мәктәптә туклану бәясе, башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, иң түбән булып кала бирә: Мәскәүдә ике тапкыр туклану 214 сум тәшкил итә, Самара һәм Түбән Новогородта - 120 сум.

Элеккечә, 18% укучылар бушлай тукланачак. Бу максатларда шәһәр бюджетыннан 2017 елга 165 млн сум бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X