Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучыларының кышкы каникулы ике атна дәвам итәчәк

Мәктәпләр кышкы ялны 2-3 көнгә соңрак башларга да хокуклы.

( "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

"Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга рекомендация бирә. Алар ике атна дәвам итәчәк", - диде Лариса Сулима. Шулай да, аның әйтүенчә, кайбер белем бирү учреждениеләрендә каникул 2-3 көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Бу мәсьәлә алар карамагында.

Лариса Сулима каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачагын, аларның 10478 балага исәпләнгәнен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев