Мөслим-информ

Мәктәп укучылары үзләрен полицейский ролендә сынады

Үсеп килүче буында югары патриотик үзаң, Ватанга тугрылык хисе, Россия Федерациясе ихтыяҗларын яклау өчен гражданлык вазыйфасын һәм конституцион бурычларны тәрбияләү максатында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим район бүлегендә 15 февральдән 15 мартка кадәр "Батырлык атналыгы" акциясе үтте. 16 февральдән 21 февральгә кадәр бүлектә Ачык ишекләр көне узды. Укучылар бүлек эшчәнлеге,...

Үсеп килүче буында югары патриотик үзаң, Ватанга тугрылык хисе, Россия Федерациясе ихтыяҗларын яклау өчен гражданлык вазыйфасын һәм конституцион бурычларны тәрбияләү максатында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим район бүлегендә 15 февральдән 15 мартка кадәр "Батырлык атналыгы" акциясе үтте. 16 февральдән 21 февральгә кадәр бүлектә Ачык ишекләр көне узды. Укучылар бүлек эшчәнлеге, музей белән таныштылар, полиция хезмәткәрләренең эш бүлмәләрендә булдылар. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, өлкән лейтенат Рөстәм Басыйров Казан юридик институтына, Самара кадет корпусына, Алабуга Суворов хәрби училищесына укырга керү тәртибе, таләпләр белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортларына керергә теләүчеләр 2-58-65 телефоны аша хәбәрләшә ала, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: