Мөслим-информ

Мәктәп укучылары "Упкынга илтүче афәт - нәрсә ул?" соравына җавап эзләде

ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча оперуполномоченные, полиция подполковнигы Эльмир Шәймарданов һәм муниципаль хезмәткәр Ләйсән Салихова Олы Чакмак мәктәбендә укучылар өчен наркотикларның зыяны турында "Упкынга илтүче афәт" темасына сөйләшү уздырдылар.

Монда укучылар наркотикларны кулланган һәм тараткан өчен каралган җаваплылык, җәза хакында мәгълүмат тупладылар. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан оештырылучы мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы булды, дип хәбәр итәләр Олы Чакмак мәктәп укытучылары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: