Мөслим-информ

Мәктәп укучылары "тере" язучылар белән очрашты

Татар әдәбияты көннәре кысаларында районыбызга бертөркем язучылар килә дигән сүзне ишеткәч, йөрәкләр җилкенеп куйды. Бу уку елында кайсы тере язучыны, я булмаса шагыйрьне күрербез икән?

Узган уку елында да районыбызга язучылар "десант төшергән" иде. Безгә Роза апа Хәбибуллина белән яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин килде. Ә алдагы елда авылдашыбыз - язучы Факил абый Сафин коллегасы Айгөл Әхмәтгалиева белән килеп, Факил абыйның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек.

Быелгы очрашуны түземсезләнеп көттек. Кунаклар кабул итәргә яратабыз. Ике дистәдән артык ел гомерен колхоз рәисе булып эшләгән Илдус абый Гыйләҗев кайчан вакыт тапты икән язарга? Шигырьләре тормыштан алынган. Тормышчан әйберләр генә укырга һәм тыңларга кызык була бит. Шигырьләрендә авыл сулышы. Юмористик шигырьләрен дә бик матур итеп укыды. Авыл кешесенең авыр эшкә чыныккан булуын, аннан башка тора алмавын әйтә ул. "Шәһәрдә яшә, авылны макта", әйтемен ул болай үзгәрткән: "Шәһәрне макта, авылда яшә". Һәм шуны үзенең яшәү девизы итеп алган. Кендек каны тамган туган җиреннән бер аерыласы килми Илдус абыйның. Һәр укыган шигыреннән авыл табигатенең матурлыгы, печән исе, елга шаулавы ишетелгән кебек.

Шәрифуллина Эльмира апаны башлангыч сыйныф укучылары бигрәк үз итте. Балаларга сораулар бирде, җавап бирүчеләрнең кулларыннан тотып, шагыйрь кулы җылысы бүләк итте. "Кемнең әнисе иң матуры?" дигән сорауга дәррәү кул күтәрделәр. Кемнең генә әнисе ямьсез икән? Бу сорауга тискәре җавап була да алмый торгандыр, минемчә. Мин Эльмира апаның "Хәерле иртә" дигән шигырен укыдым. Үзенең шигырьләренукыганны бик яратты ул.

Районыбызның горурлыгы булган танылган язучы Фоат абый Садриев тормыш иптәше Сәйденур апа белән ничек итеп әсәр тудырулары хакында сөйләде. "Сәйденур компьютерда бик тиз язарга өйрәнде, мин әйтеп торам, ул текстны җыя бара. Кулдан язу чоры үткән, заманага иярми хәл юк," - ди олпат язучы. Илдус абый Гыйләҗев шаярта: "Соң әсәрләреңне Сәйденур исеме белән чыгар", - ди. Рәхәтләнеп көлештек.

Язучылар белән очрашудан без ел буена җитәрлек илһам алып калабыз, иҗади эшләребездә файдаланабыз. Ә алар, үз чиратында, безнең белән очрашудан иҗат итәргә ризык туплап китәләр. Без иҗат әһелләреннән яңадан-яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз.

Наилә Холбутаева,

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: