Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп формасына таләпләр

Моңарчы Россия Федерациясе законнары белән укучылар киеменә карата таләпләр билгеләнмәгән очракта бу мәсьәләне белем бирү оешмасы хәл итте. Дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укучылары киеменә карата бердәм таләпләр дә куелмады.

2014 нче елның 4 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә белм бирү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 148-Фз санлы законның максаты - региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гомуми белем бирү оешмалары укучыларының киеменә карата бердәм таләпләр кертү өлешендә мәгариф турындагы законнарны камилләштерү.

Законны эшләүчеләр фикере буенча, "укучылар киеменә таләпләр аларның уңайлы, зәвыклы булуыннан, белем бирү оешмасына каравыннан, укуга психологик әзерлекне күтәрүдән, белем бирүнең дөньявилыгын ныгытудан, укучылар арасында социаль, милек һәм дини аермаларны бетерүдән, дисциплина һәм бердәмлекне ныгытудан чыгып куелырга тиеш".

Белем бирү белән шөгыльләнүче оешманың тиешле локаль норматив акты укучылар, ата-аналар советларының, шулай ук әлеге оешма хезмәткәрләренең һәм укучыларының вәкилле органнары фикерен исәпкә алып кабул ителә.

Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирүче дәүләт һәм муниципаль оешмалар укучылар киеменә таләпне властьнең региональ вәкил органнары раслаган үрнәк таләпләр нигезендә билгелиләр, дип җавап бирде район прокуратурасы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X