Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ, УКЫТУЧЫЛАР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ҖЫРЛАР

Тиздән соңгы кыңгырау бәйрәме. Сезгә укытучылар, укучылар һәм мәктәп еллары турында шигырьләр һәм җырлар тупланмасы тәкъдим итәбез, дип яза "Интертат.ру" сайты.

 

"Кыңгыраулы мәктәп еллары"

Шәүкәт Галиев сүзләре, Рим Хәсәнов музыкасы

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Алда әле заман имтиханы,
 Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!
 

"Иң гүзәл кеше икәнсез"

Әхмәт Хәйретдинов көе, Фәнис Яруллин сүзләре

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң галим кеше икәнсез.
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез –
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез!

"Укытучыма"

Энҗе Мөминова сүзләре, Ифрат Хисамов көе

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем

Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең, әйдэ, әйдә диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады узенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде
Рәхмәт аңа изге эше өчен.

 

"Сез кирәк"

Фәнис Яруллин

Без юлларга чыктык кына, 
Күңелдә якты теләк. 
Иң дөрес, иң туры юлны 
Сайлашырга сез кирәк. 
Алда көрәшләр дә булыр, 
Югалып калсак кинәт – 
Егылганда тотынырга, 
Көч бирергә сез кирәк. 
Сүнгән чакта өметебез, 
Калмаган чакта терәк, 
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, 
Юатырга сез кирәк. 
Боекмас өчен күңелләр, 
Кимсенмәс өчен йөрәк – 
Сез кирәк, укытучылар, 
Безгә һәрчак сез кирәк!  

 

"Укытучыма" 

Резедә Вәлиева 

 

Ул өйрәтте каләм тотарга һәм 
Тәүге сызыкларны сызарга. 
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп, 
Иҗекләрдән сүзләр язарга. 
Күзәтте ул һаман гомерем юлын, 
Ялгышларым булса, төзәтте. 
Хезмәт яратырга, туган җиргә 
Тугрылыкка мине өйрәтте. 
Кыенлыклар килсә, әле дә ул: 
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә. 
Күңелемдә шулай гомерем буе 
Укытучым килә янәшә.

 

 

"Сау бул, мәктәп!"

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Язның соңгы көннәрендә,
Хушлашабыз мәктәп белән,
Шушы тәүге минутларда,
Күзләр тула яшьләр белән. 
Сау бул, мәктәп,
Хуш, мәктәп,
Без китәбез бит инде.
Сина рәхмәт,
Мең-мең рәхмәт,
Безнең кадерле мәктәп! 
Беренче көннән үк мәктәп,
Елмаеп каршы ала,
Ә бүген ул никтер безне
Моңаеп озатып кала. 
Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,
Укытучыларың өчен,
Сезнең алда горурланып
Әйтәбез рәхмәт сүзен.

 

 

"Мәктәп еллары"

Мохтәр Минһаҗев көе, Зөлфия Минһаҗева сүзләре

 

Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.

Алда нинди язмыш көтсә дә мин,

Шул елларны ахры уйлармын.

Кая илтер, кая алып барыр
Бу катлаулы тормыш юллары
Матур бер җыр булып калсын иде
Күңелләрдә мәктәп еллары

Оясыннан китә кош баласы,
Канатлары ныгып, хәл кергәч,
Без дә шулай читкә таралырбыз
Мәктәп яше тулып өлгергәч.

 

Ул чакларның моңлы хәтирәсе
Сагындырмый әле бүгенгә
И, мәктәбем гомер буе синең
Кыңгыравың чыңлар күңелдә.

"Укытучыма"

Мостай Кәрим сүзләре, Айрат Кобагышев сүзләре

Исемдә алтын сукмакка

Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.

Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.

Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.

Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев