Мослим

Мәктәп белән хушлашыр чак җитте

Кеше гомере искиткеч нәрсә. А аның кайчан башланасын да, кайчан тәмамланасын да белгән юк. Ә шулай да артка борылып карасаң да, алга планнар корсаң да, гомернең шулкадәр кыска икәнен һәм бик тиз узганын тоясың. "Гомер уза, аккан сулар кебек, сизелми дә үтеп киткәне," - дип, моңлы бер җыр сузасы килә...

2006 нчы елда 1 сыйныфка кабул иткән укучыларым быел 9 сыйныфны тәмамладылар. Шул кечкенә генә кызлар һәм малайларның әлифбаның беренче битен ачып: "Апа, мин бу хәрефне беләм, мин дә беләм, бу - "А", - дип, эчкерсез шатланулары, такта янына чыгып, басма хәрефләр белән тырыша-тырыша үз исемнәрен язып күрсәтүләре, нәни бармакларын бөгә-бөгә: "1, 2, 3", - дип санаулары әле дә хәтердә. Ә бүген исә алар - зур кызлар, җиткән егетләр. Алар сыйныфка бишәү керделәр: Рәйлә Баһауова, Чулпан Ганиева, Дилүс Скачков, Раил Шәйхетдинов һәм Регина Юнысова. Биш укучы булып мәктәпне тәмамласалар да, исемнәре генә үзгә: Рәилә, Чулпан, Дилүс, Рәмзилә һәм Альбина, чөнки язмыш кешеләрне кайларда гына йөртми: кемдер кайта, кемдер китә. Ләкин ничек кенә булмасын, мин аларны үз баларым кебек якын итәм, алар өчен шатланам, алар өчен борчылам.

Һәр укучы укытучы күңелендә үзенә генә хас үзенчәлекле сыйфаты белән истә кала. Чулпан Ганиева табигать тарафыннан бирелгән сап-сары чәчле, алтын бөртеге кебек кечкенә генә кыз иде. Үзе ут борчасы кебек җитез, төгәллеге белән аерылып тора. Рәйлә Баһауова түп-түгәрәк йөзле, кап-кара чәчле, уйчан кыз иде. Ходай бар чибәрлекне дә аңа гына биргән диярсең, күзләр генә тимәсен. Рәмзилә Гизетдинова - кара урман ягыннан (шаяртып), Краснояр авылыннан килеп укыды. Рәмзилә бөтен җаны-тәне белән көлә белә. Аңа карагач, минем ирексездән шатланасым килә. Альбина Гыйльметдинова - Апас ягы кызы. Һәркемгә Ходай тарафыннан бер талант бирелә. Альбина рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләрне сәнгатьле укый. Дилүс Скачковның әкренлеге буй-сынына килешеп тора. "Исәнме, Миләүшә апа!" - дигәндә дә, ул чажлап үтеп китми, туктап, тәмен белеп кенә эндәшә.

Авылыбызның мөхтәрәм кешесе Тәзкирә апаның гел кабатлый торган сүзе бар: "Балалар минем сезгә васыятем шул: үсеп кеше булгач, сезнең хакта: "И Ходаем, бу бәндәнең безнең авылныкы икәнен белмәсәләр генә ярар иде!" - дип түгел, ә "Бу бит - безнең авыл баласы!" - дип, горурланып сөйләрлек булсын," - ди ул. Чыннан да, үзе укыткан балаларның кешелекле булуы - укытучы өчен иң зур бәхет. Яныбыздан үтеп киткәндә: "Исәнме, апа, хәлегез ничек?" - дип кенә сорасалар да, җанга рәхәтлек иңә, күңелләр күтәрелә. Сүз дә юк, ачуланган, орышкан чаклар да булгандыр. "Син тәтәй, песи какай", - дип кенә утырып булмый. Һәркем биргән тәрбиямнең нәтиҗәсе булсын, дип тырыша. Баланың тәрбиялелеге гаиләдән дә килә. Әти-әни нинди булса, бала да нәкъ шуларны кабатлый. Бу сыйныф укучыларының әти-әниләренә мин чиксез рәхмәтле. Һәрберсе сәламәт булсын, Ходай берсен дә үз ярдәменнән ташламасын.

Миләүшә Хәсәнова,

укытучы.

Вәрәшбаш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: