Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп балалары авыл һөнәрләре белән танышты

Экскурсия барышында балаларда роботлар, үзйөрешле азык тараткыч һәм цифрлы программалар эше зур кызыксыну уятты, ә кызлар бозауларны бик яратып карады.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь буынны авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итү һәм аграр һөнәрләр белән таныштыру буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында төрле районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештыралар.

Мәктәп укучылары «Август-Агро» агрофирмасы җитәкчелеге, зоотехниклар, терлекчеләр катнашында Мөслим районының «Август-Агро» сөт комплексының көндәлек эше белән танышты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экскурсия барышында балаларда роботлар, үзйөрешле азык тараткыч һәм цифрлы программалар эше зур кызыксыну уятты, ә кызлар бозауларны бик яратып карады.

«Техника һәм роботлар шулкадәр күбәйсә, кешеләр ялкауланмасмы?», — дип сорау бирде тугызынчы сыйныф укучысы Булат.

Предприятие белгечләре сүзләренчә, эре сөтчелек комплексында һөнәрләр һәм алда торган бурычлар шулкадәр күп, хәтта иң заманча фермада да квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Техника кешене, нигездә, физик яктан катлаулы эшләрдән азат итте, ә кеше үзе фермаларда һәрвакыт кирәк.

Чара мәктәп укучыларын озатып йөрүче педагог Рәмилә Кәшәпова һәм аның элеккеге укучылары — комплекс белгечләре белән очрашу белән тәмамланды. Алар зур горурлык белән үзләренең эшләре, бурычлары һәм карьера үсеше турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев