Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәккәдә теракт вакытында чит ил хаҗ кылучылары зыян күргән

Мәккәдә террорчыны тоткарлау вакытында чит илдән хаҗ кылучы алты кеше зыян күргән. Бу хакта журналистларга Согуд Гарәбстаны Эчке эшләр министрлыгыннан җиткерделәр, дип "Интерфакс" хәбәр итә. Полиция мәгълүматлары буенча, террорчы-үлемче Рамазан аеның соңгы шимбәсендә кеше күп җыелган вакытта шартлау оештырмакчы булган. "Без торрорчының Бөек мәчетне һәм хаҗ кылучыларны шартлатырга дигән ниятен...

Мәккәдә террорчыны тоткарлау вакытында чит илдән хаҗ кылучы алты кеше зыян күргән. Бу хакта журналистларга Согуд Гарәбстаны Эчке эшләр министрлыгыннан җиткерделәр, дип "Интерфакс" хәбәр итә. Полиция мәгълүматлары буенча, террорчы-үлемче Рамазан аеның соңгы шимбәсендә кеше күп җыелган вакытта шартлау оештырмакчы булган.

"Без торрорчының Бөек мәчетне һәм хаҗ кылучыларны шартлатырга дигән ниятен өзә алдык", - дип билгеләп үткән Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Полиция террорчыны Мәккә йортларының берсендә камап алган. "Бәхетсезлеккә, ул үзен шартлатканга кадәр полиция хезмәткәрләренә ут ачты", - дип хәбәр иткән министрлык вәкиле.

Террорчы яшеренгән йорт шартлаудан өлешчә җимерелгән, ул тоткын итеп алган алты хаҗ кылучы зыян күргән, операция барышында шулай ук биш хезмәткәр яраланган.

Искәртеп үтик, Америка ЦРУсы мәгълүматлары буенча, Согуд Гарәбстанында терактлар ИГИЛ (Россиядә тыелган) террорчылар оешмасы лидерлары тарафыннан оештырыла. Согуд Гарәбстаны ИГИЛга каршы халыкара Америка коалициясенә кушылгач, һөҗүмнәр башланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев