Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхтәсибәт ярминкә оештырды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Балаларыбыз сәүдәгәрләрдән һәм кече эшмәкәрләрдән бер дә ким түгел! Кул эшләренә дә, сату-алуга да бик осталар.

Кайда ничектер, әмма Мөслимдә халык ярминкәләргә тәмам өйрәнеп беткән иде. Бәйрәм уңаеннан да, көзге уңышларны җыеп алгач та, җае чыккан саен да үткәрелеп кенә торды алар. Ә менә быелга чыккач, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүнең бу төре арткы планга күчте. Сәбәбе дә билгеле: халыкны коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау. Бу яклап вәзгыять әзме-күпме уңай якка үзгәрүгә, кешеләр күпләп җыела торган чараларны ачык һавада үткәрү әкренләп рөхсәт ителә башлады. Һәм район мөхтәсибәте, әлеге форсаттан файдаланып, узган җомгада зур булмаган ярминкә оештырды. 
Җирле эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән 
Алдан зурлап игъланнар бирелмәсә дә, Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчете янында оештырылган ярминкәгә халык шактый җыелды. Гадәти ярминкәләрдәгегә караганда сәүдәгәрләр артык күп түгел иде. Алар нигездә хәләл продуктлар белән сату итте. 
– Пандемия урта һәм кече эшмәкәрләрне авыр хәлгә куйды. Эпидемия аркасында өйдә утырганда күбесенең бизнеслары туктап калды. Бүгенге ярминкәне оештыруыбызның максаты – җирле эшмәкәрләргә әзме-күпме ярдәм итү, – диде Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов. 
Ярминкәдә күпчелек үз шәхси хуҗалыгында җитештерелгән товарлар – яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт һәм камыр ризыклары белән сәүдә итте. Кием-салым тәкъдим итүчеләр дә булды. 
– Әниемнең һәм Казанда яшәүче мөселман кардәшемнең шигырь китапларын, Флүрә ханымның прополис, балавыз һәм зәйтүн маеннан ясаган мазен алып чыктым, – ди Резеда Шәммасова. 
Булачак эшмәкәрләр 
Язманың бу өлешен “Булачак сәүдәгәрләр” дияргә дә була иде дә. Үзләре үстергән, үз куллары белән ясаган продуктлар белән сәүдә итүче замана балаларына карап, нәкъ менә “эшмәкәрләр” дидем әле. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Товарларын өстәлгә куеп кына калмаганнар, аларны матур итеп тәкъдим итәләр, оста итеп рекламалыйлар да әле. Соңгы елларда мәктәпләрдә үткәрелүче хәйрия ярминкәләре дә аларга шомарырга ярдәм итәдер, билгеле. Апалы-сеңелле Айгөл һәм Гөлия Хановаларның теле-телгә йокмый әнә. 
– Үз ихатабызда мал-туар асрыйбыз. Бал, сөт һәм үзебез язган атланмай алып чыктык. Алма, кыяр да бакчабызда үскән. Бик тәмле “Медовик” торты да пешердек. Ихатада эш күп, барысына да өлгерергә тырышабыз. Ярминкәдә әзме-күпме табыш алырбыз дип өметләнәбез, рәхмәт оештыручыларга, – ди Гөлия. 
Айсылу Муллинаның сәүдә ноктасы яныннан халык өзелмәде дә. Бигрәк тә кызлар аның үзе ясаган төрледән-төрле слаймнарын яратып алды. Торт, кекс, печеньелары да күпләрне кызыктырды. Витаминлы җиләк-җимешләрдән әзерләгән мохитосы белән сусауларын бастылар. 
– Айсылу кечкенәдән пешеренергә ярата. Камыр ризыкларына ингредиентларны үзе сатып ала. Тортларны да үзе бизи, – ди Айсылуның әнисе Светлана ханым. 
– Ярминкәне сагынып көтеп алдык. Монда товар ассортименты бай. Кием-салым да, азык-төлек тә төрлесеннән. Алга таба тагын да зуррак масштабта үткәрелер дип ышанабыз, – ди Иске Карамалыдан килгән Фирдания Шәрифуллина. 
Гадәти ярминкәләрдәге кебек ул көнне чәй табыны да әзерләнгән иде. Балалар өчен уен-бәйгеләр дә оештырылды. Җиңүчеләр мөхтәсибәт әзерләгән бүләкләргә лаек булды.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев