Мөслим-информ

Мәхәббәт яшәгән йортта

Каенсаз авылында Гөлфирә һәм Рафис Садриевлар яшәгән йортны озак эзләргә туры килмәде. Чәчәклебизәкле тәрәзә йөзлекләре куелган, ерактан ук үзенә тартып торучы йорт янына җитүгә каршыбызга хуҗа үзе килеп чыкты. Рафис абый белән күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, аларның нурлы өйләренә аяк бастык.

ПЕРМЬНӘН – КАЕНСАЗГА...

Гөлфирә апа Пермь шәһәрендә туып-үскән. Егерме яшенә кадәр шунда яши ул. Аннан Яр Чаллы каласына юл тота. Биредә Кама автомобиль заводына эшкә урнаша. – Әби-бабам Каенсазда яшәде. Җәйге каникуллар вакытында гел авылда булдым, – дип искә ала Гөлфирә апа. – Рафис белән бәләкәйдән үк диярлек бергә уйнап үстек. Ләкин ул вакытта “аңа кияүгә чыгармын” дигән уй башыма да килмәде. Рафис абый да күңелендәгесен сөйләде. – Шул вакытта ук Гөлфирәгә күзем төшкән иде. Яңадан башка бер генә кызга да күз салмадым, – ди ул. – Җәйге ялларны көтеп ала идем. Чөнки беләм бит: җәй җитүгә Гөлфирәм авылга кайта. Армиягә дә озатты ул мине. Ике ел дәвамында хат язышып тордык. Армиядән 1972нче елның 17 июнендә – Сабантуй көнне кайттым. Гөлфирә дә авылга кайткан иде. Кайтып җитү белән аның янына ашыктым һәм кияүгә чыгарга ризалыгын сорадым. Ул риза булгач, аның әти-әнисе янына кул сорарга бардым. Берүзем кыз сорап кайттым. Шул ук елның 22 декабрендә өйләнештек. Ул вакытта туйлар үткәрү булмады. Без кайтуга әни мулла чакырган иде, күршедәге бер-ике бабайга дәшеп, никах укыттык. Шулай итеп, шәһәр кызы Гөлфирә авылга килен булып төшә. – Кияүгә чыгу белән чеби карарга эшкә кердем. Анда берничә ел эшләгәч, савымчы булып күчтем, әле ясалма орлыкландыру технигы булып та эшләргә туры килде. Нинди генә хезмәткә алынсам да, куркып тормадым, мин моны булдыра алам, дип эшләдем. Шөкер, бар гомеребез тырыш хезмәт белән үтте, – ди Гөлфирә апа.

ӘНИЛЕ-КЫЗЛЫ БУЛЫП – 22 ЕЛ

Рафис абыйның әнисе Гөлҗамал апа бик ярата киленен. Шәһәр кызы булуына карамастан, хуҗалыктагы һәр эшкә алынырга әзер Гөлфирәгә һәрьяклап ярдәм итәргә ашыга ул. Гөлфирә һәм Рафис Садриевлар гаиләсендә бер-бер артлы Айгөл, Рөстәм, Рушан, Рунар һәм Айзирә дөньяга килә. Яшь әти-әни эшкә чыгып китә, балалар әбиләре Гөлҗамал тәрбиясендә кала. – Әни белән 22 ел бергә яшәп, аның хәерфатихасын алып, соңга юлга озаттык. Әни бик ипле, сабыр һәм йомшак күңелле иде. Без беркайчан да әшәке сүзләр әйтешү, ачуланышу дигән әйберне белмәдек. Безне – балаларны тәрбияләргә, балаларны хезмәткә ул өйрәтте. Бишәү булсалар да, бик тәртипле, акыллы булып үстеләр балаларыбыз. Без кайтуга караулы булдылар, һәрвакыт әзер өстәлгә кайтып кердек. Әле бүген дә әнкәйгә рәхмәт укыйбыз, – ди Гөлфирә апа, каенанасын ихтирам белән искә алып.

МИҢА БҮГЕН КҮПКӘ КАДЕРЛЕ СИН

Гөлфирә һәм Рафис Садриевлар 47 ел матур гомер итәләр. Әле бүген дә алар бер-берсенә мәхәббәтле, ярату тулы күзләр белән карыйлар. Аларның матур пар булып яшәве хәтта йортның тышына ук чыккан. “Гомер буе бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә соң?” дигән соравыма Гөлфирә апа: – Тату яшәү өчен бер-береңне аңларга, бер-береңә ихтирамлы булырга кирәк. Тормыш булгач, төрле вакыт булырга мөмкин, гел сөешеп кенә дә утырып булмый. Кайвакыт бербереңә юл куя белергә дә кирәк. Рафисымның миңа беркайчан да авыр сүз әйткәне, кул күтәргәне булмады. Бик йомшак күңелле, игътибарлы ир ул. Тулы бәхетебезгә күзләр генә тимәсен, – ди. – Гомерем буе бәхетле ир булып яшәдем мин. Гөлфирәм белән кушылганга беркайчан да үкенгәнем булмады. Без аның белән ике йорт салдык, монысын 1991 елда бер ел дигәндә салып кердек. Үзем һәрвакыт җаваплы вазыйфаларда эшләдем: ферма мөдире, авыл җирлеге башлыгы, бригадир булдым. Тылым ныклы булмаса, Гөлфирә ярдәм итмәсә, мин бу вазыйфаларны башкара алыр идемме икән?! Аның акыллы киңәшләре миңа һәрвакыт дөрес юлдан атларга, абынмаска, гаилә корабын туры юлдан алып барырга ярдәм итте. Гомерем буе аңа рәхмәтле булып яшим. Мәхәббәтнең көчен, бер-береңнең кадерен яшәгән саен ныграк аңлыйсың, ныграк тоясың. Бүген без менә шушы бәхетебезне тоеп, аны күз карасыдай саклап яшибез, – ди Рафис абый. 2008 елда Гөлфирә Садриева “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Әлеге медаль бүген гаиләнең иң кадерле бүләге булып өй түрендә саклана.

ӘТИ-ӘНИ КӨЗГЕСЕ

Әйткәнемчә, Садриевлар гаиләсендә биш бала – ике кыз һәм өч малай дөньяга килгән. Бүген Айгөл, Рөстәм, Рушан, Рунар һәм Айзирә тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, Ташъелга, Мөслим, Яр Чаллы һәм Менделеевск шәһәрләрендә күпләргә үрнәк булып яшиләр, тырышып хезмәт итәләр. Җырдагыча: “Көзгеләргә түгел, балаларга кара, үзебезне таныйсыңмы? Безнең яшьлек шулай кабатлана, аңлыйсыңмы шуны, аңлыйсыңмы?” Нәкъ шулай. Гөлфирә апа белән Рафис абыйның алтын сыйфатлары, холык-фигыльләре балаларына күчкән. – Әти-әни безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Әти-әниебез белән чын күңелдән горурланабыз. Халыкта: “Кыз бала ирен әтисенә охшатып сайлый,” – диләр. Бу, хактан да, шулай. Тормыш иптәшем Рөстәмнең бик күп сыйфатлары әтиемнекә охшаган. Алар безгә беркайчан “шулай бул”, “шушы һөнәрне сайла” димәделәр. Миңа, мәсәлән, кечкенәдән үк укытучы һөнәре ошый иде. Шөкер, бүген сайлаган һөнәрем буенча балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Дүрт балабыз бар, монысы инде әнием үрнәгедер. Әниемнән бик матур сыйфатларга өйрәндем. Ул – хатын-кыз үрнәге. Каенана белән килешеп яшәргә, уртак тел табарга да мине әнием өйрәтте. Үзем дә унбиш елдан артык каенана белән яшим, – ди олы кызлары Айгөл. Уллары Рөстәмнең тормыш иптәше, 20 ел килен стажына ия Рузалия да Садриевларның бик эшчән, тәрбияле гаилә булуларын билгеләп үтте. – Әти-әниебез тәрбиялелек буенча иң югары уку йортын тәмамлаганнар, диясе килә, – диде ул. – Килен булып төшкәч тә, алар миңа “кызым” дип дәштеләр. Тәмле ризык пешерү серләренә әнидән өйрәндем. Безне һәрвакыт олы кунак кебек каршы алалар, ял җитсә, балаларыбыз да авылга – әби-бабай янына ашыга. Рәхмәт аларга. Уллары Рушан исә балалар арасында иң тиктормасы һәм шугы булып чыкты: – Бәләкәй һәм үсмер чакта мин бик шук идем. Кул-аяк сындырулар да калмады. Әмма әтиәнинең беркайчан да усал итеп орышканы яисә кул күтәргәне булмады. Барлык ир-ат эшенә дә әтиебездән күреп, аның ярдәме белән өйрәндек. Бүген нәрсә генә эшли башласам да, һәрвакыт “әти моны ничек эшләр иде икән”, “болай ясасам, әтигә ошар микән” дип уйлыйм. Киленнәре Рүзилә дә Рушанның холыкфигыленең әтисенекенә охшавын әйтте. – Әти-әнине бик хөрмәт итәбез. Күпбалалы гаиләгә килен булып төшүдән бер дә курыкмадым. Безнең әти-әни, алар гомер биргән балалар – барысы да тәрбияле, бик акыллылар. Әниебез аш-суга бик оста, бу сыйфатын үземә дә өлге итеп алдым. Сабырлыгы һәм гадилеге белән дә үрнәк ул. Рушан миңа еш кына “холкың әнинекенә охшаган” дияргә ярата. Ә Рушанымның холкында әтинең күп сыйфатларын күрәм, – ди Рүзилә. Менә шундый матур пар яши Каенсаз авылында. Дүрт дистә елдан артык бергә яшәп тә, берберсенә мәхәббәте, яратуы сүрелмәгән Гөлфирә һәм Рафис Садриевлар белән танышасыгыз килсә, Каенсазга барып кайтыгыз. Гаиләдә алар – сөекле ир белән хатын, бер-берсенә терәк, биш балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, тугыз оныкка кадерле бабай белән әби. Күршекүлән, туган-тумача, дусишләр, авылдашлары өчен – ышаныч, хөрмәт казанган, киң күңелле чын кешеләр. Алар сезне ачык йөз белән каршы алыр, шул арада тиз генә чәен әзерләр һәм бер– берсен уздыра-уздыра сезне кунак итәрләр.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Римма Афзалова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: