Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәт талисманы

... Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде.

... Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде.

Мондый чакта кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген “хуҗа” үзе хәл итә. Форумдагы чыгышында нәкъ менә үзе шөгыльләнә торган бизнес тарма­гын үстерү буенча кызыклы фикерләр әйткән бер эшмәкәр белән күрешеп сөйләшермен, дип уйлап куйган иде ул. Мондый форсат тагын кайчан була әле? Азамат – киләчәккә карап эш йөртүче заман кешесе. Шулай булма­са, яшь кенә килеш хәзерге дәрәҗәгә ирешер идеме?! Илдә бармак белән генә санарлык иң бай катлау рәтендә йөри бит. Россиядә көнкүреш һәм электрон техника белән сәүдә итүче эре компаниянең хуҗасы ул. Олигарх диләр андыйлар турында! Байлыгы хәттин ашкан. Кем әйтмешли, җиде бу­ынга җитәрлек...

Каршысына килеп, нидер әйтә башлаган Динарны: “Бераз гына са­быр итәргә туры килер, дускай, ми­нем әле эшләрем бар”, – дип, читкәрәк тибәрергә уйлаган иде. Ләкин ярдәмчесенең үтә җитди кыяфәтен күргәч, кызыксынмыйча кала алмады:

–.Нәрсә балтаң суга төшкән кебек кыланасың? Берәр күңелсезлек ки­леп чыкмагандыр бит? Әллә тешең сызлыймы? – дип башлады ул сүзен шелтәле тавыш белән.

Динарның йөзе җитди, шул ук ва­кытта бераз шомлы да иде. Якынрак килгәч, бу аеруча күзгә ташланды. Ул, үзенә аталган сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, “ык-мык” итте, каушап калды. Иң киеренке ва­кытларда да зирәклеген югалтмаган киңәшчесенең мондый халәтен һич аңларлык түгел иде.

–.Э-э... ни... “Як-18” самолеты һәлакәткә... тарыган...

Динар бу сүзләрне әйткәндә, кара­шын яшерде. Форумдагы чыгышлар тәэсиреннән әле дә айнып җитмәгән Азамат колагына кергән сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенмәде:

–.Аның нәрсәсенә гаҗәпләндең? Хәзер көн саен бер самолет мәтәлеп төшә, — дип башлаган иде, кинәт, ярдәмчесенең сүзләре башына барып җитеп, ярты сүздән бүленде һәм:

– Ничек “Як” самолеты?.. Сөмбеләме?.. – дип сорады.

Динар “босс”ка күтәрелеп карады. Аның йөзендә үзен гаепле итеп сизү чалымнары чагылып узды:

–.Мин сезнең кесә телефонына шалтыраттым, алмадыгыз. Әле моннан чи­рек сәгать элек кенә, хатыныгыз утыр­ган “Як” самолетының хәбәрсез югалуы хакында әниегез хәбәр итте... Ул сезгә дә шалтыратып караган...

Азамат, утырышлар залына кергәндә, кесә телефонын тавышсыз режимга куйган иде шул. Дөрес, берара бил каешына беркетелгән күн футляр­дан телефонының дерелдәвен тойган кебек тә булды. Тик чыгыш ясаучылар­ны мавыгып тыңлаганлыктан, ул хак­та тиз онытты...

Мондый чакта озаклап уйлап то­рырга вакыт юк. Азамат – хәрәкәт ке­шесе. Аның шигаре: “Тимерне кызу­ында сук!” Юк, бу ордым-бәрдем эшләү дигән сүз түгел әле. Уйламыйча һич ярамый. Алга бурыч куеп, эшне эзле­кле алып бару вакыйгалар агышын тизләтәчәк. Моның шулай икәнлеген Азаматка һөнәри сизгерлеге әйтеп тора. Ул һәр адымын төптән уйлый торган кеше. Тик аның планнары да хәрәкәт иткәндә оеша, һәрчак киерен­ке акыл хезмәте белән яшәүче Азамат өчен бу – ике икең – дүрт булган кебек үк гади нәрсә.

Беренче эш итеп ул Свердловск шәһәренә шалтыратып, хәлгә ачы­клык кертергә кирәк дигән фикергә килде. Сөмбелә бүген, шәхси самолеты­на утырып, шул шәһәрдәге Инна исем­ле дустына – кайчандыр Мәскәү дәүләт мәдәният институтында бергә укыган курсташына кунакка очкан иде...

...Заманалар үзгәрә. Самолетлар да әкренләп, шәхси кулларга күчә. Аза­мат шикелле калын кесәле кешеләргә, транспортның әлеге төреннән иркен файдалану гына түгел, аны сатып алу мөмкинлеге дә туды. Олигарх­лар, гадәттә, чит илләрдә эшләнгән самолетларны үз итәләр. Бүгенге көндә «Боинг»лар бик популяр. Әлеге лайнерларның бәяләре дә миллион долларлар белән исәпләнә. Андый очкыч алырга Азаматның да финанс мөмкинлеге бар. Тик “Боинг” кебек ка­дерле “уенчык” үзен акламаячак. Аек акыл белән фикер йөртеп, чыгымнарны киметеп, табышларны арттыруга йөз тотучы уңышлы бизнесмен өчен, очкыч иминлеге белән беррәттән, үзе җитәкләгән компаниянең финанс иминлеге дә әһәмиятле. Илдә демо­кратлар хуҗа булып алгач, совет чо­рында тупланган дәүләт байлыгын хосусыйлаштырып, санаулы еллар эчендә генә миллионнарга, миллиард­ларга ия булучыларның балалары да “үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел” дигәндәй кыланалар. Андый­лардан аермалы буларак, Азамат – үз көче белән түбәннән күтәрелгән мил­лиардер. Бу биеклеккә аны үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы күтәрде.

Азамат “Як-18” самолетын моннан ярты ел элек хатыны өчен махсус са­тып алган иде. Каян ишеткәндер дә, күңеленә кем коткы салгандыр: чын самолет штурвалы артына утырып, күктә очасы килде Сөмбеләнең. Очу­чы лицензиясенең юклыгы да кома­чауламады. Шәхси очучылыкка өйрәнү өчен Сөмбелә тиешле 120 сәгать дәрес һәм 42 сәгать очу практикасы узды. Шул исәптән, 10 сәгатен үзе штурвал артына утырып очып карады.

“Як” – ышанычлы самолет. Җиңел самолетлар классына керүче “Як-18” күп еллар дәвамында совет авиатор­ларына тугрылыклы хезмәт иткән. Сы­натмаган, гел макталган. Идарә итәргә җиңел бер моторлы бу моноплан, гадәттә, өйрәнүләр һәм күнегүләр өчен файдаланылган. Шуңа күрә очучылар, үзара сөйләшкәндә, шаярып, аны “оча торган парта” дип тә атыйлар икән. Күп кенә танылган очучылар авиациягә юлны нәкъ менә шушы самолетлардан башлаганнар. Дөрес булса, хәтта Юрий Гагарин да беренче мәртәбә очарга шундый “Як”та өйрәнгән, диләр.

Бүген иртән Азаматның сөекле ха­тыны Свердловск шәһәренә шул бер моторлы “Як-18” самолетына уты­рып очты. Дөрес, самолетта ул берүзе генә түгел иде. Мондый ерак арага хатынының беренче очышы. Әлегә тәҗрибәсе бик аз булганлыктан, авиа- инструктор Фәнисне дә аның белән очарга күндерделәр. Барганда, штур­вал артына Фәнис утырса, кайткан­да идарәгә Сөмбелә үзе күчәчәк, дип сөйләштеләр.

Фәнис – профессиональ очу­чы, тәҗрибәле авиаинструктор. Самолетларның төрлесендә оч­каны булган. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсендә төрлесен күрергә туры килгәндер. Ләкин теләсә нинди катла­улы хәлләрдән дә чыгу җаен тапкан, кыен шартларда да самолетын җиргә утырта алган очучы-ас ул.

Самолет та ышанычлы, янәшәсендә тәҗрибәле инструктор да булгач, бер­нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга тиеш түгел иде дә бит... Ә бәлки, бу хәбәр ялгышлыктыр, буталганнардыр, дип, үзен юатты Азамат. Менә хәзер Инна­га шалтыратыр да, бар да ачыкланыр. Бәлки, хафаланырлык нәрсә дә юктыр?!

Сөмбелә дус кызының телефон но­мерын биреп калдырган иде...

Инна, көтеп торган диярсең, труб­каны бик тиз алды. Кыскача гына хәл- әхвәл белешүләрдән соң, Азамат төп мәсьәләгә күчте:

– .Сөмбелә турында... – дип, сүз баш­лаган иде, Инна аның сораштыруын да көтеп тормыйча ашыга-кабалана үзе сөйләргә кереште:

Сөмбеләнең самолеты, алдан билгеләнгәнчә, Мәскәү вакыты белән 9.20дә аэропортка төшәргә тиеш иде. Без ирем белән аларны каршылар­га монда бер сәгать алдан килдек. Самолетны көткән арада, бер-ике мәртәбә Сөмбелә белән кесә телефо­ны аша элемтәгә кереп сөйләшеп ал­дым. “Очабыз. Барысы да тәртиптә”, – диде. Соңгы сөйләшкәндә, аэро­портка 20 минуттан төшәчәкләре ту­рында хәбәр итте. Көттек егерме ми­нут та узды, егерме бише дә, ә алар һаман күренми. Кабат шалтыраткан идем, элемтә бөтенләй юк — “не до­ступен” ди. Аптырагач, аэропортның һава диспетчерларына мөрәҗәгать ит­тек. Алар үзләре дә аптырашта. Бер­ни аңламыйлар. Төшәргә ун минут­лап кала, самолет белән элемтә югал­ды, диләр...

Китап редакцияда сатуда бар. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев