Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәт аланында

“Бәхетле гаилә” проекты районыбыз гаиләләрен “Кояшлы Ык” ял зонасының Мәхәббәт аланына җыйды.

“Бәхетле гаилә” бәйрәмен Татарстанның Диния нәзарәте, Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге бергәләп оештырган. Чарага озак еллар тату гомер иткән гаиләләр белән бергә әле яңа гына парлы тормыш юлын башлаганнар да чакырылган иде. Алып баручы Рузил Ихсанов чараны мөнәҗәт әйтүдән башлады. Гаиләнең ныклыгы күбрәк хатын-кыздан торуына басым ясап, “Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын-кыз” дигән әйтемнең дөреслеген мисалларда раслады. Хатын-кыз ирен патша да итә ала, кол да ясарга мөмкин.
Һәр хатын-кызның иң зур бәхете – әни булу. Баланы тәрбияләүне карында чакта ук башларга кирәк. Әйбәт тәрбия алган бала үзе гаилә коргач та гаилә кыйммәтләрен саклаячак, яхшы әти-әни булачак.
Мөслим районының аксакаллар шурасы рәисе, Әсхәт мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Каюмов Коръәни-кәримнең “Бәкарә” сүрәсендә ир белән хатын мөнәсәбәтләре тасвирлануын әйтте. Ир белән хатынның бер-берсен җил-яңгырлардан саклап, аңлашып яшәргә тиеш булуын, балаларга мөмкин булганча әби-бабай тәрбиясе бирергә кирәклеген азсызыклады.
Район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова гаиләнең җәмгыять нигезенең бик мөһим өлеше булуын билгеләп үтте. Бәйрәмгә килгән яшь парларны котлап, бәхет, мәхәббәт теләде.
Ни кызганыч, соңгы елларда аерылышучылар саны гаилә коручылар саны белән тигезләшеп килә. Җиде ай эчендә 48 пар никахларын рәсмиләштергән, 44 гаилә таркалган. Дәүләт пособиесен алу өчен аерылышучылар да бар. Яңа туган балалар саны да бакыйлыкка күчүчеләр белән чагыштырганда күпкә аз. 
– Ныклы гаиләне җәмгыятебезнең тотрыклы киләчәген тәэмин итүче кечкенә бер дәүләткә тиңлибез. Бу дәүләтнең киләчәге – гаилә корган һәркемнең үз кулында, – ди гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәре Диләрә Шакирова.
Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары – Бикмәч авылыннан 62 ел бергә яшәгән Люция апа белән Мияссәр абый Тәхәуовлар һәм Михайловкадан 47 ел гаилә стажы булган Нурсинә апа белән Расих абый Каюмовлар гаиләсе. 
Мияссәр абый белән Люция апа 1960 елда кавышалар. Киленне, хәзерге кебек машина белән түгел, ат белән барып ала Мияссәр абый. Гомер буе урман хуҗалыгында эшли. Озак еллар тату, тигез яшәүнең серен гади генә итеп:
– Икебез дә гомер буе эшләдек, тырыштык. Эшләгәч, акчасы да булды. Җитеш тормышта яшәдек, ачуланышырга сәбәп булмады, – дип аңлатты.
Бәйрәмгә килгән гаиләләр үзләре белән таныштырды. Кемнәрдер 47 ел бергә гомер кичергән, кайсылары – 17. Әле яңа гына өйләнешкәннәр дә бар. Бәйрәмне алып баручы парларга шаян сораулар биреп, тапкырлыкларын ачыклады. Гаилә башлыкларына исә, хисләрен раслап, “яратам” дигән сүзне мөмкин кадәр озаграк сузып әйтергә тәкъдим итте. Бәйгенең җиңүчесе яңа гына гаилә корган Рүзәл Минһаҗев булып чыкты.
Җиһанның бар шифасы – табигатьтә. Борынгыларның бу сүзе бүген чынбарлыкка әверелде. Халык акрынлап үләннәр белән дәваланырга өйрәнеп килә. Үләннәрнең файдалы үзлекләре, аларны дөрес файдалану, кешегә тәэсире турында мастер-класс үткәреп, һәр гаиләгә үзенә ошаган “бәхет чәе” катнашмасын җыярга тәкъдим иттеләр. “Бәйрәмебезне искә алып, кайткач, тәмләп чәй эчәрсез”, – диде оештыручылар.
Чара Җәмигъ мәчетендә чәй табыны артында дәвам итте. Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Аидов үтемле вәгазь сөйләде. Мөхтәсибәтнең тәрбия эшләре буенча белгече Рифат Сибгатуллин аралашу осталыгы турында мастер-класс үткәрде. “Иң элек кешенең яхшы ягын күрергә тырышыгыз, игътибарны шуңа юнәлтегез, шулай эшләгәндә сүзегез үтәр”, – диде хәзрәт.
Очрашу “Бәхетле гаилә” проекты кысаларында узды. Проектның төп максаты – аерылышуларны кисәтеп, сабырлык, аңлашу кебек иң кирәкле сыйфатларны, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәү, акыллы, тәрбияле балалар үстерү. 

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев