Мөслим-информ

"Мәк" операциясе старт алды

Республика буенча “Мәк-2019” профилактик операциясенең 10 июльдә беренче этабы старт алды.

Ул 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында законсыз рәвештә наркотик культуралар үскән урыннарны ачыклау һәм юк итү генә түгел, наркотиклар әзерләүчеләрнең кыргый әфьюнлы үләннәр үскән урыннарга үтеп керүенә дә киртә куелачак. Кайберәүләр, чәчәге матур дип, мәкне бакчасында үстерә, бу исә катгый тыела. Андый бакчачылар җаваплылыкка тартылачак. Операция 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белүчеләрнең, мәк-киндер үскән урыннарга юлыгучыларның Мөслим полиция бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Узган ел шундый операция кысаларында бер җинаять эше кузгатылып, бер кеше административ җаваплылыкка тартылган, 1235 кв.метр мәйданда киндер үсемлеге юк ителгән.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: