Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәк” операциясе: 6 тонна киндер юк ителгән

Татарстанда "Мәк" операциясе игълан ителү турында язып чыккан идек инде. Шушы вакыт эчендә хокук сакчылары 6 тоннадан артык (!) наркотик матдәле үсемлекне юкка чыгаруга ирешкән. Әлеге чара агымдагы елның октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Кагыйдә буларак, "Мәк" операциясе җәй башында ук игълан ителә һәм көзгә кадәр дәвам итә. Аның максаты - мәк һәм киндер үстерелә торган урыннарны ачыклау, бу эш белән шөгыльләнүче затларны кулга алу. Составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең кыргый шартларда күпләп үсә торган урыннарын ачыклап, аларны юкка чыгару - шулай ук аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала.

Халык киндерне чабып юк итә

2015 елгы операция игълан ителгәнгә шактый вакыт узды инде. Бу чорда Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе вәкилләре 6 тоннадан артык наркотик матдәле үсемлекне юкка чыгаруга ирешкән. Алар кыргый рәвештә үсә торган киндернең 38 урынын ачыклаган, хокук бозулар турында 123 административ протокол төзегән.

Мәсәлән, күптән түгел полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районында Солдатская авылы янында 60 квадрат метр мәйданны биләп алган киндер "басу"ына тап булган. Әлеге наркотик матдәле үсемлекне юк итүдә исә хокук сакчыларына гади халык ярдәмгә килгән. Чабылган киндерне яндырып юк иткәннәр.

Тукай районында ачыкланган кыргый рәвештә үскән киндер мәйданы исә тагын да зуррак. Аның гомуми мәйданы 450 квадрат метр тәшкил иткән. Полиция хезмәткәрләренә меңәрләгән наркотик матдәле үсемлекне юк итәргә туры килгән. Юкка чыгарылган киндер күләме якынча 200 килограмм.

- Наркотик белән сәүдә итүчеләр киндердән дистәләгән килограмм марихуана ясый алган булыр иде, - дип ассызыклыйлар Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә.

Кыргый мәк мәйданнары юк диярлек

Ә менә күпләп мәк үстерү белән бәйле очраклар әлегә теркәлмәгән әле.

- Кагыйдә буларак, "Мәк" операциясе вакытында киндер мәйданнары юк ителә. Әлбәттә, мәк үстерү, аны тарату, җыю шулай ук тыела һәм бу эшчәнлек өчен шактый җитди җаваплылык каралган. Тик андый очраклар теркәлмәде диярлек, - дип хәбәр итәләр җаваплы идарәчелекнең матбугат хезмәтендә.

Шунысын да ассызыклап узабыз, полиция хезмәткәрләренә әфьюнле үсемлекләр белән көрәштә җирле халык ярдәм итә. Алар аноним рәвештә наркотикларга каршы көрәш идарәсенә шалтырата һәм киндер, мәк, марихуана үскән урыннар турында хәбәр итә ала. Бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да тиз арада тикшерелә.

Әлеге телефон номерларын укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез:

Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе - (843) 273-43-45;
Әлмәт - (8553) 45-26-94;
Бөгелмә - (85594) 4-22-50;
Алабуга - (85557) 3-97-70;
Яшел Үзән - (84371) 555-00;
Чаллы - (8552) 56-29-50;
Түбән Кама - (8555) 39-17-69.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X