Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәк-2019” профилактик операциясе бара

9 сентябрьдан республикада “Мәк-2019” профилактик операциясенең өченче этабы старт алды, ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Операциянең максаты – мәк, киндер һәм составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрнең законсыз үстерелүен ачыклау һәм аларны юкка чыгару, шулай ук үсемлекләрдән торган наркотикларны законсыз транспортлау каналларын ябу. Операциянең беренче этабы барышында Яңа Усы һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә кыргый наркокультуралар үскән урыннар ачыкланып, юк ителгән иде. Әгәр сез үлән төрендәге наркотик матдәләрне законсыз саклау, сату яисә куллану фактлары хакында беләсез икән, 02 яисә 2-46-02 телефоннары буенча шылтыратып хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев