Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мәк - 2017" операциясе төгәлләнде. Бер райондашыбыз административ сак астына алынган

Ел да ике этапта үткәрелүче "Мәк-2017"операциясе бу елны да зур масштабларда уза. Бүгенге көндә операциясенең беренче этабы төгәлләнде. Аның барышында наркотик үсемлек булган мәкнең кеше организмы өчен зыяны, мәк үстерүчеләрнең, әлеге үсемлек белән бәйле операцияләрдә катнашучыларның юридик җаваплылыкка тартылуы турында аңлату алып барылды.

Рейдлар вакытында мәк чәчәген кулланган бер райондашыбыз ачыкланды һәм суд карары белән 13 тәүлеккә административ сак астына алынды. "Операциянең икенче этабы 17 июльдә башлана. Бу этапта составында наркотик матдә булган үсемлекләрне законсыз игү очракларын ачыклау, аларны юкка чыгару бурычы куела. Профилактик операция 30 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк", - ди район эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные полиция подполковнигы Эльмир Шәймәрданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев