Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мизгел”гә кил!

“Мизгел” яшьләр үзәге егет-кызларның яраткан урынына әйләнеп килә. Кая барырга, вакытны ничек уздырырга дип баш ватучы яшьләргә үзәктә төрле уеннарда катнашырга, рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин.

– Һәр җомгада яшьләргә бушлай ки­нофильмнар күрсәтәбез. Фильмнарны теләгән һәркем карый ала. Шимбә саен дискотека оештырыла. 80нче, 90нчы ел­лар дискотекалары бик популяр. Диско­текага өлкәннәр дә килә, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатый­хова.

Үзәктә күп чаралар нигездә 14-35 яшь­лек райондашларыбыз өчен оештырыла. Мәктәп укучылары – даими кунак. Биредә алар бергәләп дартс, шахмат, шашка уен­нары уйныйлар. “Мафия” һәм “Монопо­лия” кебек өстәл уеннарын да үз итәләр.

– “Мизгел” яшьләр үзәге җирлегебездәге яшьләрне, үсеп килүче буынны бер йодрыкка туплый. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, яшьләрнең ялын оештырудан тыш, волонтерлык хәрәкәтенә дә игътибар бирелә. Үсеп килүче буынның сәламәт яшәү рәвешен сайлавында волонтерларыбызның да өлеше зур. Волонтерлар егет-кызлар­ны социаль яктан актив шәхес итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә, – ди Зөлфия Фатыйхова.

Үзәккә бильярд өстәле дә кайтты. Би­льярд уйнарга теләүчеләр саны шактый.

– Яшьләр интернет, компьютерлар­дан туя башлады. Бу – бик сөенечле хәл. Егет-кызларны массакүләм мәдәни һәм спорт чараларында күреп, өстәл уенна­ры белән мавыгуларын белеп, өлкәннәр бик сөенә. Яшьләр өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Рәхәтләнеп фай­далан! Бильярд өстәле турында ишетеп, тагын бер сөендек. Бильярд – спорт төре дә бит әле! Сәламәтлек өчен файдалы шөгыльгә без дә кызыгабыз. Уйнарга да килербез, дип уйлым, – ди лаеклы ялдагы райондашыбыз Хатыйп Фатыйхов.

“Мизгел” яшьләр үзәге ел саен Хелло­уин бәйрәмен үткәрә. “Хастаханә клоуна­дасы” проектын да дәвам итәргә уйлый­лар. Бу проект район үзәк хастаханәсендә дәваланучы яисә сәламәтлекләре чикле балаларның өйләренә барып, аларның күңелен күрүдән гыйбарәт.

– Бу эштә безгә “Игелек уят” хәрәкәте активистлары ярдәмгә килә, – ди Зөлфия Фатыйхова. – Календарьдагы төрле да­талар да игътибардан читтә калмый. Ел дәвамында 15 акция үткәрдек. “Шофер – хам!”, “Машинасыз бер көн” акцияләре зур оешканлык белән үтә.

Киләчәктә яшьләр өчен тукла­ну урыны булдыруны да күздә тота үзәк хезмәткәрләре. Әлегә яшьләргә баллы мамык, поп-корн тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә кайнар чәй, камыр эшләнмәләре дә булыр, бәлки. Тик моның өчен үзәкнең алга баруы кирәк!.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мизгел” яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев