Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мизгел" яшьләр үзәгендә якташыбыз Ләйлә Кәрамованың иҗат кичәсе үтте

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә якташыбыз - Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Кәрамованың иҗат кичәсе үтте. Шигырьләр, җырлар иҗат итүче Ләйлә ханым Актүбә инвалидлар җәмгыятен җитәкли.

"Өмет" төркеме оештырып, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм дә оештыра. Әлеге төркем, районыбыз авылларында да күп тапкырлар чыгыш ясап, тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. Чарада район башлыгы урынбасары Азат ӘхмәтҗановЛәйлә Кәрамовага район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Иске Карамалы авыл җирлегеннән килгән бертөркем якташлары, шигырь юлларына һәм җырга салып, изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр бирделәр. Җирлек башлыгы Илнур Кәримов Мактау грамотасын тапшырды.

Кичәне Иске Карамалы авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Гәрәева авторның шигырьләре белән бергә үреп алып барды. Ләйлә Кәрамова һәм аның иҗатташ дусты Мәрьям Диярова тамашачыларга моңлы да, дәртле дә җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X