Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мизгел" яшьләр үзәге көзне зурлады

Көзге бал - мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгы бер генә ел фасылында да юк. "Мизгел" яшьләр үзәгендә өлкән класс укучылары һәм аграр көллият студентлары өчен халыклар дуслыгы көненә багышланган "Көзге бал" гөрләде. Шунысын әйтергә кирәк:...

Көзге бал - мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгы бер генә ел фасылында да юк.

"Мизгел" яшьләр үзәгендә өлкән класс укучылары һәм аграр көллият студентлары өчен халыклар дуслыгы көненә багышланган "Көзге бал" гөрләде. Шунысын әйтергә кирәк: үзәк белгечләре тарафыннан әзерләнгән әлеге кичә ярыш түгел, ә бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачу, осталыкларны күрсәтү максатын күздә тотып оештырылды. Бәйрәмгә һәр уку йорты зур әзерлек белән килгән иде. Чарада аграр көллиятнең - "Компашки", гимназиядән - "Чак-чак норис", лицейдан - "Кипиш" һәм Мөслим урта мәктәбенең "Кызыл өрек" командалары чыгыш ясады. Җанатарлар тудырган җылы, дустанә атмосферада командалар үзләре белән таныштырды, көзгә кагылышлы табышмакларга җавап эзләде, "Кире көз" конкурсында көч сынашты.

Нинди бал затлы күлмәксез үтсен инде? Безнең кичәне бизәп, яшьләр быелгы көз һәм Мөслим урамнарында нинди киенү стилен күрергә теләүләре турында үз фикерен җиткерде. Телевизор экраны аша күпләр яратып өлгергән "Танцы" проектының "сайлап алу туры"нда да сынашырга туры килде командаларга. Көзге муллыктан ясалган икебаналар күз явын алырлык иде. Аграр көллият студентлары тәкъдим иткән композиция бер генә кешене дә битараф калдырмады. Барлык сынауларны узганнан соң ко мандаларга урыннар билгеләнде "Көзге модельерлар" - Мөслим урта мәктәбендә , "Иң оста биючеләр" - лицейда, "Алтын куллар" - аграр көллияттә, ә "Иң акыллы яшьләр" гимназиядә дип табылды. Чара дискотека белән дәвам итте.

Эльвира Гәрәева, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама