Мөслим-информ

"Мизгел" яшьләр үзәге брейн-ринг уенына чакыра

Бу атнаның чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә "Мизгел" яшьләр үзәгендә брейн-ринг интеллектуаль уен уздырыла. 18 гыйнварда төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән - 12 команда, 19 гыйнварда урта мәктәпләрдән 6 команда уенда катнашып, белемнәрен сынаячак.

Мөслим районы тарихы, экология, Баланлы авылында гомер итүче рәссам Илисәй Имамовның 85 яшьлек юбилее, ТР беренче президенты Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена бәйле сорауларга уенда катнашучылар зирәк җаваплар эзләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: