Мөслим-информ

Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Шагыйрь, укытучы, әти

Яраттым мин сине гомер буе Сабый чактан - кече яшемнән. Хәзер менә карарга да кыймыйм, Курыккандай җәйге яшеннән. Яраттым мин сине, Башкалар да Күз салганга, яраткангамы... Мине генә түгел, бик күпләрне Тик үзеңә караткангамы... Ә син һаман бер дә үзгәрмисең, Гаделлегең чагыла күзеңдә. Безне сирәк-мирәк, Ә яшьләрне Чакырасың әле үзеңә....

Яраттым мин сине гомер буе

Сабый чактан - кече яшемнән.

Хәзер менә карарга да кыймыйм,

Курыккандай җәйге яшеннән.

Яраттым мин сине,

Башкалар да

Күз салганга, яраткангамы...

Мине генә түгел, бик күпләрне

Тик үзеңә караткангамы...

Ә син һаман бер дә үзгәрмисең,

Гаделлегең чагыла күзеңдә.

Безне сирәк-мирәк,

Ә яшьләрне

Чакырасың әле үзеңә.

Сине яратсак та, курыксак та,

Син барыбер гадел һәм изге.

Дөресен һәм киресен күрсәтсәң дә,

Синнән башка тормыш юк, көзге!

Үзенең шушы шигыре кебек Мөҗәһит абый да гадел һәм дөрес кеше! Аның укучысы буларак, мин аның бер генә мәртәбә ачуланганын да, кырыслыгын-усаллыгын да хәтерләмим. Хәзерге лицей Мөслим урта мәктәбе булганда, биредә яхшы билгеләргә укучылардан гимназия классы ясаганнар иде. Без 25 укучыны бердәй үз фәненә гашыйк итеп, латин һәм гарәп графикалары серләренә төшенергә ярдәм иткән, шигырь язарга, курайда уйнарга өйрәткән кеше ул Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Гимназия классы булып оешканчы, без аны мәктәп директоры итеп белә идек. Мәктәпкә барасы сукмакны кистереп, мәктәп бакчасы аша коймадан сикереп төшкәндә безне эләктереп алып, кабинетына алып кереп, бу адымның начар икәнен аңлатучы да, яңадан болай эшләмәсәк, әти-әниләрегезгә әйтмәм дип, безне тынычландыручы да мөгаллим иде ул! Балалар өчен язган бихисап күп шигырьләре өчен Абдулла Алиш исемендәге бүләккә ия булуы да юкка түгелдер! Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узучы нинди генә чараны алма, сабыйлар аның шигырен яттан сөйли. Ник дигәндә, балалар теле белән язылган шигырьләре җиңел укыла, җиңел истә кала, тәрбияви мәгънәдә булуы белән аерылып тора. Аның шигырьләре артында торган укытучы сулышын да сизми калу һич мөмкин түгел. Җиңел сулыш ул... Сизелер-сизелмәс кенә, әйтерсең, сине иңнәренңнән кочып алган да, ипләп кенә киңәшләрен бирә. Язучылар да, танылган шәхесләр дә аның иҗатына сокланып, шул ук вакытта, бераз кызыгып та карый төсле. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Галимҗан Гыйльманов сүзләре белән әйтсәк, шагыйрьнең нәни геройларының, укучы балаларының һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы булган кеше генә күрсәтеп бирә аладыр ул.

Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган Мөҗәһит абый тормыш иптәше Бания апа белән Күбәк мәктәбендә укыганда таныша. Бер парта артында утырып укыган яшьләрнең дуслыгы соңыннан мәхәббәткә әверелә. 8 ел буе сыналган хисләрне арадагы еллар да, юллар да аера алмаган! Егет Казан дәүләт университетының тарих - филология факультетында укыса, кыз башкаланың педагогия институтында белем ала. Бер-берсенә булган саф хисләрне гомер буе сакларга дигән вәгъдәләр белән уза бу еллар. Укуын иртәрәк тәмамлаган егет Бания апаның укуы беткәнче дип, үз теләге белән армия хезмәтенә китә. "Кичләрен концерт-театрларга да бергә йөри идек. Гел аерылмадык дияргә була. Ул елларны юллама белән әллә нинди ерак авылларга җибәрәләр иде бит. Икебезне ике якка аерып җибәрмәсеннәр дип, минем уку беткәнче, Мөҗәһитнең хәрби хезмәте төгәлләнгәнче өйләнешергә булдык", - дип искә ала Бания апа. Бер гаилә булгач, аларны бер җирлеккә укытырга җибәрәләр. Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итеп, өлкән лейтенант булып кайткан егетне Үрәзмәт мәктәбенә директор урынбасары итеп билгеләп куялар, биредә ул укучыларга башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыта. Тормыш иптәше Бания апа шушы ук мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыта башлый. Соңыннан М.Әхмәтҗановны ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре итеп сайлап куялар, район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара ул. 1982 - 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов гаиләсе җирлегебез өчен дә үрнәк. Тормыш иптәше Бания апа белән алар өч ул тәрбияләп үстерделәр. Тормышта үз урыннарын тапкан дип нәкъ менә аларның балалары турында әйтергә була. Өлкәннәре Алмаз "Агромастер" җәмгыятендә эшли. Алмазның тормыш иптәше Лилия районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә шәфкать туташы. Гаиләдә ике малай - Булат белән Зөлфәт үсеп килә. Шагыйрьнең шигырьләрендәге һәр нәрсәне белергә омтылган геройның Мөҗәһит абыйның оныгы Булат икәнен белеп, күз алдына китереп, әлеге сабыйның шук та, шаян да икәнен белеп үсте безнең балалар. Беренче онык Булатка да инде 15 яшь тулган! Булатны бабасы төрле уен коралларында уйнарга өйрәткән. Сорнай, тальян, курай, гармун, ташсыбызгы... Аларның һәммәсендә уйный Булат. "Бу яшьтә тальянда уйный белүчеләр бик сирәк. Районда әлеге уен коралында уйнаучы яшьүсмер бер Булат кына" ,- дип оныгы белән соклана бабасы. Зөлфәткә - 9 яшь. Спорт мәктәбенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче райондашыбыз бадминтон буенча район чемпионы, республика ярышларында узучы бәйгеләрдә команда составында уйнаучы иң яхшы спортчы дип беләбез. Мөҗәһит абый белән Бания апаның уртанчы уллары Азат - район советы аппараты җитәкчесе. Тормыш иптәше Мөршидә - район балалар иҗат мәктәбендә җыр сәнгате бүлеге укытучысы. Бу гаиләдә ике кыз үстерәләр - зурлары Алинәгә 12 яшь, сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенә йөри. "Бик күп халыкара һәм республикакүләм үткәрелгән конкурсларда лауреат булып калды. Кечкенәдән Алинәнең сәләте, тырышлыгы мактау грамоталары, дипломнар белән бәяләнеп килә. Бик максатчан, киләчәге өметле кыз", - диләр аның турында укытучылары. Кечкенәләре Ләйсәнгә 9 яшь, ул сәнгать мәктәбенең бию классында шөгыльләнә.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның төпчек улы Айдар Татарстан Республикасының дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Тормыш иптәше Лилия дә әлеге ансамбльдә биюче. Гаиләдә ике кыз - Ләйлә белән Әминә үсә. Айдар әтисе укыткан вакытларда төрле уен коралларында уйный, әтисе белән сәхнәдә чыгышлар ясый иде. Бүген инде Айдар кечкенә чактагы кыюсыз егеттән, ышанычлы адымнар белән алга атлаучы гаилә башлыгына әверелгән. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез калган - ул һаман да яратып уен коралларында уйный. Үзлегеннән фото, видео төшерү белән дә мавыга. Балалары - Мөҗәһит абыйның өч терәге, өч горурлыгы. Лаеклы ялда булса да, шагыйрьнең йөрәге, әйтерсең, һаман унсигездә! "Мөслим тугайлары" ансамбленең алыштыргысыз әгъзасы булган Мөҗәһит абый коллектив белән чит илләрдә дә, Россиянең барлык шәһәрләрендә дә диярлек булып кайтты. Мөҗәһит Әхмәтҗанов әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул "Яшь ленинчы"(хәзерге"САбантуй") газетасы һәм "Ялкын" журналы битләрендә аның шигырьләре басыла башлый. Балалар өчен язылган "Мин санарга өйрәнәм", "Матур булыйк", "Карга бураны", "Очты, очты..." "Акыллыга сүз әйттем", "Әнием канатлары", "Баллы җәй", "Бәхет юлы" шигырьләр җыентыклары һәркемгә яхшы таныш. "Очты, очты..." һәм "Акыллыга сүз әйттем" китаплары "Ел китабы" конкурсында икенче урынга лаек булды. Гади телдә, ихластан язылган иҗат җимешләреннән аңлатып булмый торган бер җылылык бөркелә. Аның гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен "Күңел нуры", "Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы" исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында "Мөслимем җәүһәрләре", Күбәк авылы һәм Күбәк мәктәбе турында "Күбәгем, туган төбәгем", Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган "Кыңгыраулы мәктәп еллары" исемле китаплар авторы да ул. Зариф Мөэминовның 600 битлек иске гарәп язуы белән язылган китабын да кириллицага күчерде райондашыбыз. Соңыннан аны Факил Сафин редакцияләп, кулъязма "Маҗара" китабы булып дөнья күрде. Менә шушындый зур хезмәтләр башкарып та, тыйнаклыгы белән сокландыра шагыйрь! Шушы көннәрдә райондагы музыка мәктәбенең 50 еллыгына багышлап язылган "Сәнгатьтә сыналабыз" китабы да инде "табадан төшәргә" әзерләнә. Бүген Мөҗәһит абый тормыш иптәше Бания апаның туган авылы Дусай тарихы турындагы китабын әзерләү белән мәшгуль.

Күпкырлы талант иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов мактаганны, үзе турында язганны яратмый. Үзе белән бергә утырып, сөйләшеп язылса, бәлкем, бу язма тагын да эчтәлеклерәк булыр иде. Чын мәгънәсендә хөрмәтле шәхес, хөрмәтле укытучыны, үрнәк гаилә башлыгы Мөҗәһит Әхмәтҗанов югары дәрәҗәдә зурланырга тиеш. Шушындый кеше белән бер җирлектә яшәү - үзе зур бәхет ул!

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: