Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин Татарстанның күп сандагы ИТ-компанияләр барлыкка килүенә керткән өлешен билгеләп үтте

Татарстан күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды", - диде ул.

Татарстан Республикасында һәрвакыт мәгълүмати технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста ИТ-тематика буенча панель дискуссиядә әнә шундый фикер белән уртаклашты.
«Без күптән түгел төзелгән шәһәрдә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды", - диде ул.
Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, алга таба үсеш һәм илнең дөнья ИТ-индустриясенә керткән өлешен арттыру өчен стимул булдыру.
"Безнең ил өчен цифрлы трансформация, шул исәптән, югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгу, Россия гражданнарына яңа тормыш сыйфатын һәм зур мөмкинлекләр күләмен тәэмин итү мөмкинлеге», — дип ассызыклады Россия Хөкүмәте башлыгы.  Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/computers/09-07-2020/mishustin-otmetil-vklad-tatarstana-v-poyavlenie-bolshogo-kolichestva-it-kompaniy-5755567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев