Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишустин: Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм

Россия министрлар кабинеты башлыгы Михаил Мишустин Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда беренче тапкыр булды. Ул Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп килүче икенче корпусын карап чыкты.

Аның белән бергә объектны төзү барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин тикшерде.

Яңа корпус биналарын караганда, Михаил Мишустинга медучреждение мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы хастаханәне тиздән ачарга планлаштыралар, хәзер биредә тәмамлау эшләре бара. Төзелеш бу язда башланды, проект буенча медицина учреждениесендә 232 койка урнаштыруны күздә тота. Шул ук вакытта аларның санын ике тапкыр арттырырга мөмкин.

Хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин сүзләренә караганда, хастаханәнең төзелә торган корпусының аерым үзенчәлеге -балконнар системасы, алар пациентларга саф һавага чыгарга мөмкинлек бирә.

Хастаханә палаталарында хәтта иң куркыныч инфекцияләрне нәтиҗәле дәвалау өчен заманча югары технологияле җиһазлар: компьютер томографлары, эндоскопик һәм ультратавыш приборлары һәм башка югары технологияле аппаратура урнаштырылачак.

Михаил Мишустин проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларның югары профессиональлекләрен билгеләп үтте.

"Пандемия безнең йомшак урыннарыбызны күрсәтте, һәм без хәзер күргәннәребез — технологияләрне берләштерү һәм эш процессларын оптимальләштерү, ул мондый объектны 100 көн эчендә төзергә мөмкинлек бирә. Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм", - дип ассызыклады Мишустин.

Михаил Мишустинның Татарстанга бу визиты коронавирус пандемиясе башланганнан соң аның беренче эш визиты булып тора. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын караганнан соң, РФ Премьер-министры Иннополиска юнәлде. Анда ул югары технологияләр өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү темасына панель дискуссиядә катнашачак. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/09-07-2020/mishustinu-prezentovali-novyy-korpus-rkib-v-kazani-5755498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев