Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мирас"лылар уңышы

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 2007 елгы егетләрдән торган “Мирас” футбол командасы Яңа ел алдыннан гына Мәскәү янындагы Химки шәһәреннән зур җиңү белән кайтты.

КПРФ спорт клубы һәм балаларның һәвәскәр футбол лигасы үткәргән пляж футболы бәйгесенең финал уеннарында безнең егетләр 2007-2008нче елгы спортчылар арасында беренче урынны яулады һәм июнь аенда Черногориядә узачак Европа чемпионатына юллама алды. Команданың тренеры – Илфат Хафизов. Камил Сәлахов – иң яхшы сакчы, Әмир Гамиров иң яхшы уенчы булып танылды. Команда һәм спортчылар кубокка, медальләргә, Мактау кәгазьләренә һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Мираслылар бу көннәрдә мини футбол буенча Татарстан һәм Россия беренчелегенә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев