Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Россия халкы бердәмлек аркасында бөтен сынауларны да отты

- Берләшеп, без бердәм максатларга ирешәчәкбез һәм җиңәчәкбез - диде Минтимер Шәймиев.

Россия халкы иң авыр сынауларны үзенең бердәмлеге аркасында җиңде. Бу хакта Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан яздыртылган видеомөрәҗәгатьтә әйтте.
"Һичшиксез, безнең Россия халкы тарихта да, бүген дә үз бердәмлеге белән генә иң авыр сынауларны җиңә. Безгә бу бердәмлекнең кадерен белергә кирәк. Өстәвенә, без РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертәчәкбез. Бу мөһим этап», — диде Минтимер Шәймиев.
Ул ассызыклаганча, Россия федератив дәүләт булды һәм булачак. "Язмышыбыз шундый. Һәм ул язмыш гади түгел дип саныйм, әмма ул безне берләштерә. Һәм без моның белән горурланабыз. Шул ук вакытта шуны да әйтәсем килә, хәзерге вакытта РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү процессы бара, проблемалар бар һәм һәрвакыт булачак, әмма мәдәни-рухи үсеш өлешендә Россиянең барлык халыклары фикере белән исәпләшү мөһим», — дип өстәде ТР беренче Президенты.
Минтимер Шәймиев РФ Конституциясенә бөтенхалык тавыш бирү юлы белән кабул ителә торган төзәтмәләрнең Россиядә яшәүче халыкларның бердәмләшүе кирәклеген исәпкә алачагына ышаныч белдерде. 
- Әйе, без барыбыз да төрле, әмма дөньяда мондый Федерация юк. Берләшеп, без бердәм максатларга ирешәчәкбез һәм җиңәчәкбез - диде Минтимер Шәймиев.
«Татарстан безнең уртак тарихыбызда хәлиткеч этапларда беркайчан да сынатмады. Бу революцион һәм инкыйлабтан соңгы чорларда, Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соң торгызу, үзгәртеп кору елларында була. Моның өчен бердәм халык бар. Һәм бу үрнәк булырга тиеш. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, бу юл үзен аклый», — дип билгеләп үтте ТР белән еренче Президенты.
Мөрәҗәгать ахырында Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе җитәкчелегенә һәм, гомумән, Россия халкына, шул исәптән республика халкына рәхмәт белдерде һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X