Мослим

Министр мөслимлеләрне сабантуй белән котлады

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне һәм район халкын милли бәйрәмебез - Сабантуй белән тәбрик итә. Чын халык бәйрәме булган Сабантуй яңа көч һәм иртәгәге көнгә ышаныч тудырсын, республикабызның матур киләчәге һәм үсеше хакына игелекле эшләргә рухландырсын.

Ихлас күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуйдан алган тәэсирләр озак вакытка җитәрлек шатлык һәм киләчәккә ышаныч хисе китерсен.

Марат Әхмәтов,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: