Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов «Шлюмберже» үзәгенә Татарстанда лаборатория ачарга тәкъдим итте

Быел республиканың җиде студенты Төмәндәге уку үзәгендә практика узачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төмәндә «Шлюмберже» (Schlumberger) компаниясенең Себер тренинг үзәгендә булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан в Тюменскую область

  • «Шлюмберже» - 120дән артык илдә эшләүче иң зур нефть сервисы компанияләренең берсе. Ул хезмәтләр һәм продуктларның киң спектрын тәкъдим итә, геологик разведка эшләре үткәрә һәм нефть чыгару эшләре белән идарә итә. Компаниянең уку үзәге 2008 елда ачылган, аның базасында Россия нефть-газ тармагының техник белгечләрен әзерлиләр һәм квалификацияләрен күтәрәләр.

Татарстан Президенты Үзәк эше белән танышты: бораулау җайланмасында булды, күнегүләр мәйданчыгын һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча практик дәресләр мәйданчыгын карады. Үзәктә көн саен 350 кеше белем ала, дип сөйләделәр белгечләр. Курсларның озынлыгы - бер көннән ике айга кадәр, инглиз һәм рус телләрендә укыйлар. Үзәк ачылганнан бирле анда 35 меңнән артык кеше белем алган.

Визит делегации Республики Татарстан в Тюменскую область

Быел «Шлюмберже» яшьләр үзәгендә укучылар арасында Татарстаннан җиде студент та булачак.

Рөстәм Миңнеханов Үзәк һәм Татарстан югары уку йортлары арасында нефть-газ тармагы өчен белгечләр әзерләү буенча хезмәттәшлекне киңәйтү потенциалын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул компаниягә республикада үз лабораториясен ачарга тәкъдим итте.

«Бүгенге көндә дөньяның күп кенә алдынгы компанияләре Татарстанда үзләренең махсус лабораторияләрен ача: "Йокогава", "Сименс", "Шнайдер Электрик" һәм башкалар. Студентлар сезнең технологияләрдә укый алачак. Соңыннан аларда эшне оештыру буенча тиешле күнекмәләр булачак. Минемчә, безгә бер-беребез белән тагын да тыгызрак эшләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев