Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов бушка туклануны оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты

Татарстанда барлык мәктәп ашханәләренә җиһазлар һәм персонал булу-булмауга инвентаризация үткәрәчәкләр. Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер — министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне тәэмин итәргә кушты.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, республикада 1,4 мең мәктәп ачылган, аларда 200 меңгә якын башлангыч сыйныф укучысы белем ала. Ул мәктәпләрнең күбесе укучыларын мөстәкыйль тукландыру белән тәэмин итә. Мәктәпләрнең 15%ы укучыларын тукландыру белән тәэмин итү өчен чит оешмаларны җәлеп итә дип ачыклык кертте.
Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында гомуми белем бирү оешмаларының туклану урыннарына инвентаризация ясарга, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешенә бәя бирергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев