Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мин яратам сине, Татарстан" акциясе игълан ителде

"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге "Мин яратам сине, Татарстан!" ("Татарстан, я люблю тебя!") акциясе игълан итә. Аның кысаларында телефонга шигырь яисә проза әсәрен укырга, теләсә кайсы телдә Татарстанны, туган якны ярату, якташларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында җыр яздырып, язманы #команда татарстана хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Видео...

"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге "Мин яратам сине, Татарстан!" ("Татарстан, я люблю тебя!") акциясе игълан итә. Аның кысаларында телефонга шигырь яисә проза әсәрен укырга, теләсә кайсы телдә Татарстанны, туган якны ярату, якташларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында җыр яздырып, язманы #команда татарстана хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Видео "Мин "Мин яратам сине, Татарстан!" акциясен хуплыйм" сүзләре белән башланырга тиеш. Һәр айның иң яхшы видеосы кызыксындыру бүләгенә лаек булачак. (Вакыты 25 августка кадәр).

Шулай ук "Җиңүчеләр командасы" ("Команда победителей") фотосурәтләр республика конкурсы игълан ителде. Конкурс кысаларында fototatarstan.ru сайтына керергә һәм конкурс адресына түбәндәге номинацияләрдә фотосурәтләр җибәрергә кирәк:

"Җиңүчеләр командасы" ("Команда победителей") - горурланырлык һәм эшчәнлекләре республика халкын аның үсеше өчен берләштерүче аерым кешеләрнең яисә хезмәт, иҗат һәм башка коллективларның инициативасын, төп кыйммәтләрен һәм уңышларын күрсәтүче фотолар.

"Минем гаилә" ("Моя семья") - фотолар гаилә кыйммәтләрен, ата-аналар турында кайгыртуны, өлкәннәрне хөрмәтләүне, буыннар бәйләнешен күрсәтергә тиеш.

"Без бергә!" ("Мы вместе!") - милләтара һәм конфессияара, дустанә мөнәсәбәтләрне күрсәтүче иҗади эшләр.

"Татарстан - минем грурлыгым!" ("Татарстан - моя гордость!") - номинациядә туган авылны, районны, андагы вакыйгаларны, аның фәлсәфәсен, матурлыгын, көнкүрешен күрсәтүче эшләр булырга тиеш.

"Позитив селфи" ("Позитивное селфи") - республика тормышыннан кызыклы, дулкынландыргыч, истә калырлык вакыйгаларны күрсәтүче фотолар.

"Балалар открыткасы" ("Детская открытка"). Открытка рәвешендә балалар эше - Республика көне белән котлау. (Вакыты - 18 августка кадәр).

Сәвия Хәбирова,

"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев