Мөслим-информ

Әмин һәм аның шөгыльләре

Йортыңда бөтенесен булмаса да, күп нәрсәне эшли белүче бар икән, бик әйбәт. Мондый кешеләр турында халык “алтын куллы” ди. Сөенечебезгә, андыйлар безнең районда да җитәрлек, төбәгебез уңганнары белән дан тота. Алар турында читтә яшәүчеләр дә хәбәрдар. Менә мин дә шундый кешене белүем белән мактанып алырга булдым әле. Ул кеше – Әмин Сираҗетдинов, Михайловка авылында яши.

Әмин абый сигез балалы гаиләдә үсә. Абый-апа, эне-сеңелләреннән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый. Барысы да спорт белән мавыга, хәрәкәтчән, һәр нәрсә белән кызыксынучан булып үсәләр. Әмин абый ишегалдында кулларында йөрергә (!) ярата. Ишегалларын кулларында әллә ничә тапкыр урый ул. Бу шөгыль туйдыргач, колга ясап, шуңа басып йөри башлый. Акробатик трюклар белән, тамашачыларны шаккатырып, авыл клубы сәхнәсендә дә чыгыш ясый. 
Яшүсмер  “нинди һөнәр сайлыйм икән”  дип, баш ватмый. Армиядән соң 1973 елда язмыш аны “Сөләйнефть” идарәсенә алып килә. Шулай итеп, үзе дә уйламастан, Әмин абый нефтьче булып китә. 36 ел слесарь-ремонтчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 
Ул бушап калган төп нигезләрен ремонтларга уйлый. Аның ихатасы бүген капка төбеннән үк хуҗа турында сөйли. Монда экскурсиягә килергә була. Территория дизайны һәм төзекләндерү бик күп төрле, көтелмәгән кызыклы идеяләргә нигезләнгән. Бар нәрсә дә гади дә, шул ук вакытта матур да. Һәр әйберне хуҗа кеше күңелен биреп эшләгән. Күренеп тора: Әмин абый – иҗади кеше, матурлыкны ярата. 
Ул, сөенеп, билә-мәләрен күрсәтте. Идея-ләре, теге яисә бу композицияне булдыруы турында оста экскурсовод кебек бәян итте. 
– Файдасын арттыру максатында предметларны эшләп бетерү, яңасын төзү белән мавыгу үзеннән-үзе барлыкка килде, – ди ул тыйнак кына. – Барлык фикерләр дә үзеннән-үзе, процесс вакытында туа. Махсус уйлап утырганым юк. Берәр җиһаздан файдаланганда җайсыз булса, шундук реконструкция турында идея, механизмның җайлы эшләвен булдыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер барлыкка килә. Шулай итеп бердәнбер данәдә, эксклюзив булган әйберләр ясала. 
Оста кулына эләк-кән, инде ташланган әйберләрне файдалана. Табигый сәләте һәм уңган куллары кирәкле, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрен иркәләүче матур, башкаларга да файда китерердәй әйберләр тудыра. 
Әмин абый бала-чаганы спортка да җәлеп итә. Мәсәлән, кыш көне үз ихатасында шугалак ясый. Ихатасы кырындагы калкулык кыяга менү өчен ярап куя. Авыл балалары спортның сирәк очрый торган бу төре белән шөгыльләнү өчен бик теләп җыелалар. 
Әмин абый табигатьне ярата. Буш вакытларында искиткеч күренешләрне камерасына төшерә. Бакчасы артында гына Мәллә елгасы ага. Кызыклы кадрлар ясау өчен колга-аякларда елга аша чыга. Һәм ул моны бик оста эшли, аны агым да, су төбендәге киртәләр дә куркытмый. 
– Җәлил бистәсендә, Әлмәт шәһәрендә Сабантуйларда колга-аякларда йөгерү ярышларында катнаштым. Кызганычка каршы, андый ярышларны башка уен-бәйгеләр кысрыклап чыгарды. Бәлки, бу Сабантуйның программасын төзүчеләрдән дә түгелдер. Яшьләр спортның мавыктыргыч төре белән шөгыльләнергә теләми. 
Колга-аякларда йөрүче спортчылар белән төрле тамашалар әзерләргә мөмкин бит, югыйсә, – ди Әмин абый. 
Ишегалдын бизәп торучы, хуҗасына файда китерүче әйберләр оригиналь булулары белән куандыра. Спорт мәйданчыгында күптөрле тренажерлар, Олимпиада символлары төшерелгән җиһазлар урын алган. Җәйге душ кабинкасында кулланучы өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Самавыр белән мич борынгы әкият битләреннән төшкән диярсең. Мунча алды да әкияти стильдә эшләнгән. Анда килеп кергәч, тавык тәпиле йортка кергән кебек буласың. 
Йорт янәшәсендәге калкулыктагы кечкенә һәйкәл дә игътибарны җәлеп итә. Ул Җиңү көненә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышлап төзелгән. Халык хәтерен саклаучы шундый могҗиза тудырган кешегә зур рәхмәт әйтәсе килә. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә бу һәйкәл янына бик күпләр килә. Авылдашлар, кунаклар сугыш каһарманнарын искә алалар. 
Һәйкәлләр турында сүз чыккач, тагын берсе турында әйтим инде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы 3 июнь көнен Велосипед көне дип игълан итте. Велосипедта йөрергә яратучы Әмин абый бу датадан да файдаланырга уйлаган. Бу көнне ул велосипедка һәйкәлен ачты. Кеше биеклегендәге зур гына пьедесталга хуҗа элекке велосипедны урнаштырган. Ә ерак араларга йөрүче могҗиза-велосипеды турында аерым сөйләргә кирәк. Төрле кирәк-ярак белән җиһазланган транспорты бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Радио, телефон, спидометр, арткы күренеш көзгесе, тавыш сигналы һәм башкасы. Кыскасы, ерак сәяхәттә кирәк булырлык һәр нәрсә көйләнгән бу велосипедка. Алар барысы да Россия һәм Татарстан әләмнәре ясалган декоратив платформага урнаштырылган. 
2015 елдан Әмин Сираҗетдинов Мөслим авылында, Җәлил бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткән велойөрешләрдә катнаша. Шул чараларның барысында да ул “Иң тюнинглы велосипед” номинациясендә бүләкләнде. Быел Әмин абыйның “тимер аты” “Ягуар” исемен алды. Язмам герое үзенең велосипедында 5 ел дәвамында 5 мең километрдан артык юл үткән. “Ягуар” тиз йөрүче велосипед түгел, гади велосипед. Барлык җиһазлары белән авырлыгы 35 килограммга җитә. Азмы бу, күпме – бу хакта велоспортчылардан сорарга кирәк. 
Һәр кешенең нинди дә булса хыялы бар. Әмин абый да хыялланырга ярата. Ике аяклы “тимер атында Татарстанның иң биек ноктасына – Азнакай шәһәре янәшәсендәге Чатыр-тауга менәргә хыяллана ул. “Ягуар”да Чатыр-тауга менеп, матур күренешләрне камерасына төшерергә тели ул. Нәрсә дим соң, хөрмәтле авылдашым?! Барлык уй-хыялларың тормышка ашсын. Иҗат чишмәң саекмасын, сәламәт бул. Алга таба да кызыклы идеяләреңне тормышка ашырып, безне сөендереп яшә! 
Тамара Садыйкова.
Михайловка.

Фотолар – Ә. Сираҗетдиновның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: