Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин – авыл баласы!”

Авыл балалары мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә китәргә ашкынганда Данияр, авылга кайтып, маллар үрчетү турында хыяллана.

Данияр Гыйзетдинов – Яр Чаллы егете. Шәһәрдә туып-үссә дә, ни сәбәпледер үз итми ул каланы. “Дүрт стена эчендә нишләп ятарга кирәк?!” – ди егет. Коронавируска бәйле үзизоляция режимы кертелүгә дә сөенеп туя алмый. “Техникумда укуны дистанцион формага күчерү белән авылга “тайдым”, – ди.

Хәер, авылдан киткәне дә юк аның. Җәен дә, кышын да ял саен Баланлыда – әбисе янында Данияр. Каникулларны әйткән дә юк. Авылда бер генә чара да аннан башка узмый. Мәдәният хезмәткәрләренең уң кулы ул. Сәнгатьне ярата, үзе дә җырлар яза. Даниярның әтисе – Баланлы егете. Әтиәнисе, эштә булу сәбәпле, авылга еш кайтып йөри алмый. Даниярга алты яшь тулганчы гаилә авылда яшәгән, аннан шәһәргә күченгәннәр. Данияр бүген Яр Чаллы технология техникумында белем ала. “Булачак коммерсант”, – ди ул үзен. “Булачак” дигәч тә, 17 яшьлек Данияр бүгеннән үк “дөнья көтә”. 70тән артык үрдәге, 30 казы, 30 тавыгы бар. Тавыкларның бер өлешен инкубаторда чыгарып үстергән, чуар тавыкларны сатып алган. “250 сумга чеби сатып аласым килми, шуңа инкубаторда чыгарып карарга булдым”, – ди егет. Кош-кортның төрлесен халыкка да сата.

– Кешегә тәкъдим иткәнче үзем сынап карыйм, шуңа төрлесен алам. Кайсы ничек үсә? Кайсының ите тәмле? Үзең үстереп карагач, кешегә тәкъдим итүе дә җайлы, – ди Данияр. – Миннән тавык-каз алган кешеләргә шалтыратып, хәлләрен белешеп торам. Киңәшләр дә бирәм. Яшьләр, бигрәк тә үсмерләр бер-берсен үртәргә ярата. Шуңа Даниярның кошкорт үрчетүенә карата иптәшләренең, төркемдәшләренең мөнәсәбәте кызыксындыра.

– Сату-алуны гамәлдә өйрәнгәч, тәҗрибәм белән бүлешүне сорыйлар, – ди егет. – Чиста, экологик продукция дип, тавык-каз итен, йомырка алып килүне сорыйлар. Сатып акча да эшлим әле.

Бу өлкәдә Даниярның биш еллык эш тәҗрибәсе бар. Быел гына да меңнән артык тавык-каз саткан егет. “Яхшы сыйфатлы кош-корт сатучы аз” дигән фикердә ул.

Алты баш умартасы да бар әле Даниярның. Кортларны да үзе карый. Умарталар санын арттырырга исәбе. “Үзизоляциянең файдасы зур булды: эшне бирелеп, рәхәтләнеп башкардым”, – ди яшь эшмәкәр.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев