Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара

Бүгенге көндә "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара. Күп еллар балалар бакчасының түбәсеннән су үткән. 2013 елда түбәгә ремонт ясалган булган, тик язгы чорда, түбәдән янәдән тамчы тама башлый. "Миләшкәй" балалар бакчасына реомнт үткәрү өчен район бюджетыннан 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең "Бәрәкәт" оешмасы...

Бүгенге көндә "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара. Күп еллар балалар бакчасының түбәсеннән су үткән. 2013 елда түбәгә ремонт ясалган булган, тик язгы чорда, түбәдән янәдән тамчы тама башлый. "Миләшкәй" балалар бакчасына реомнт үткәрү өчен район бюджетыннан 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең "Бәрәкәт" оешмасы алып бара.

"Миләшкәй" балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова сүзләренчә, быел бакчаны әйләндереп алган койманы да алыштырачаклар. Бу эшкә дә район бюджетыннан 150 мең сум акча бирелгән. Эшне яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясе алып бара. Моннан тыш балалар бакчасы территориясендә светодиодлы яктырткычлар куярга планлаштырыла. Моның өчен 50 мең сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев