Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Миләүшәдән “Көнбагыш” салаты

“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова аш-суга бик оста. Ул газета укучыларыбызга “Көнбагыш” дип аталган, балалар да яратып ашый торган салат рецептын тәкъдим итә.

Нигә сабыйлар да бу салатка өстенлек бирә дип уйлыйсызмы? Чөнки бу салатны әзерләү өчен чипсы да кирәк булачак. Кирәкле ингредиентлар: 1 тавыкның түш ите, ярты килограмм гөмбә (шампиньон булса, яхшырак), бер баш суган, дүрт йомырка, 200 грамм сыр, зәйтүн, майонез һәм бер кап чипсы. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерәбез. Тавык итен вак шакмаклап турап куябыз. Шул арада гөмбә белән суганны кыздырабыз. Әкренләп “Көнбагыш” салатын тезә башлыйбыз. Киң тәлинкә төбенә туралган тавык итен салабыз да майонез ягабыз, аның өстенә майонез белән болгатылган гөмбә-суган катнашмасы салына. Өченче катка эре угычтан уылган йомырканы салабыз. Аның өстенә дә майонез ягыла. Иң азаккы катка вак угычта сыр уып салабыз. Аның өстенә майонез ягасы түгел. Зәйтүнне дүрткә бүлеп, сыр өстен бизибез. Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипсылар тезеп чыгарга кирәк. Салат көнбагыш чәчәге формасында булачак. Уртасына вак угычтан чыгарылган йомырка сарысын сибәргә онытмагыз. Тәмле булсын!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X