Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миләүшә Хәсәновадан – тәбикмәк

Тәбикмәк пешерүнең нинди генә рецептлары юк хәзер?! Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова үзе яраткан тәбикмәк рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итә.

– Тәбикмәк өчен кирәкле ингредиентлар: 4 йомырка, 700 г сөт, 1 чәй калагы чүпрә, ярты чәй калагы тоз, бер аш калагы шикәр комы, ике аш калагы сыек май, 2 стакан югары сортлы он.
Әзерләү тәртибе: йомырканың сарысын, агыннан аерып, камыр куясы савытка саласың да өстенә җылы сөт агызасың. Аннары чүпрә, тоз, шикәр комы, май салып болгатасың. Бераздан катнашмага он салып туглыйсың да 2 сәгатькә җылы урынга куясың.
Йомырканың агын миксер белән күпертеп, кабарган камырга салып болгатасың. Камыр өстенә ярты стакан гөжләп торган кайнар су агыза-агыза тагын болгатасың. Камыр җылы урында 5-10 минут “тын алырга” тиеш, югыйсә тәбикмәкләр тәмле булмый.
Камыр әзер булганнан соң, тәбикмәкләрне майсыз табада пешерә башлыйсың. Тәлинкәгә тезгәндә аскы ягын гына ак май белән майлап барасың. Беленнәр эченә эремчек, төйгән бәрәңге, ит фаршы да салырга була.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X