Мөслим-информ

Милләтара татулык – җәмгыятебез нигезе

"Толерантлык һәм милләтара татулык - республика имиджының аерылгысыз өлеше. Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклау элеккечә үк өстенлекле юнәлеш булып тора", - ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Чыннан да, бүген республикабызда яшәүче халыклар арасындагы дуслык, үзара мөнәсәбәт күп кенә чит илләрдә соклану һәм ихтирам хисе уята. Чөнки, бүген республикабызда яшәүче күп милләтле халкыбыз үзара дус һәм тату гомер итә, республикабызның нәтиҗәле үсеше өчен тырыш хезмәт куя. Республикабыздагы әлеге тенденция муниципаль районнар һәм авыл җирлекләрендә дә чагылыш таба.

Бүгенге көндә районыбызда 20421 кеше яши. Шуларның 19675 е - татарлар, 1388 е - русслар, 598 е марийлар. Шулай ук җирлегебездә чувашлар, удмуртлар, башкортлар, әрмәннәр һәм украиннар да бар. Димәк, Мөслимебездә дистәгә якын милләт үз традицияләре, милли гореф-гадәтләре белән көнкүрешләрен алып баралар. Ә районыбыздагы милләтләр арасындагы дуслык чыннан да сокланырлык.

Татарларның Сабантуе - барлык милләт вәкилләре өчен дә уртак бәйрәм. Ә марийларның Семыгы, керәшен татарларының Питрауы, руссларның Каравоны да инде күптән бар халыклар җыела торган бәйрәмнәргә әверелде. Җирлегебездә үтүче мәдәни чараларда, русларның - "Рябинушка", мариларның - "Поляр кас", керәшеннәрнең "Усыкай буйлары" фольклор ансамбльләренең чыгышлары да һәрвакыт көтеп алына һәм тамашачыларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителә.

Милләтләр арасындагы дуслыкны булдыруда, дин әһелләренең дә роле зур. Чөнки, һәр милләтнең үз дине бар. Ә үз динен белгән, аны хөрмәт иткән кеше башкаларның диненә дә хөрмәт белән карый, беркайчан да начар әхлаклы, тәрбиясез була алмый, минемчә. Бүген районыбызда 27 мәчет, Рус Шуган авылында чиркәү эшли. Район үзәгендә өченче дин йорты - Җәмигъ мәчете төзелеп килә. Бер үк вакытта күпчелек халкын керәшеннәр тәшкил иткән Яңа Усы авылында чиркәү төзелеше бара. Биредә яшәүче керәшеннәр, татарлар, марилар һәм руслар, бердәм булып, чиркәү төзелешендә актив катнашалар.

"Бер генә дин дә көрәшкә, сугышка чакырмый. Без моңа кадәр дус һәм тату яшәдек, моннан соң да шулай бер йодрык булып яшәү - төп максатыбыз булсын", - диде район башлыгы Рамил Муллин Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклар дуслыгы йорты ассамблеясе вәкиллеген оештыруга багышланган киңәшмәдә. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та: "Милләтләр дуслыгы мәсьәләсе - олы яки кече була алмый. Әлеге мәсьәләдә Татарстан лидер булып санала. Республикабызда төрле милләт вәкилләренең килешеп яшәве - иң төп казанышыбыз", - диде.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева да, русс милли-мәдәни берләшмәсенең Мөслим бүлеге рәисе Галина Светлякова да, район марилар союзы җитәкчесе Әнисә Изибаева да районыбызда яшәүче бар милләтләрнең аңлашып яшәвен, бердәм булуын әйттеләр. Киңәшмәдә, Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклар дуслыгы йорты ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе итеп, районыбыздагы милли мәсьәләләр белән яхшы таныш булган Солтанов Рушат Җәүдәт улы сайланды.

Районда яшәүче милләтләр бер-берсенә хөрмәт һәм ихтирам белән карый икән, милли бәйрәм һәм йолаларыбыз үзара дуслык һәм бердәмлек шартларында, бар милләтләр катнашында уза икән, димәк, җирлегебезнең киләчәге бар. "Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле", дип юкка гына әйтми халык мәкале. Без бердәм, дус булуыбыз белән көчле, һәм һәрвакыт шулай яшик.

Фәридә Гайнетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: