Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миллионнарны – заманча җиһазларга

Россия Президенты В. Путин указы нигезендә гамәлгә куелган милли проектлар илдә тормыш сыйфатын, икътисадый күрсәткечләрне яхшырту, халык санын арттыру кебек мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Хөкүмәт органнары һәм илнең дәүләт структуралары, узган елдан башлап, биш ел дәвамында унике проектны эченә алган программа нигезендә эшләячәк. Милли проектлар төрле өлкәләрне үстерү, модернизацияләү, заманча итү мөмкинлекләрен ача.
Шушы көннәрдә Мөслим политехника техникумы 2 миллион 286 мең сум грант отты. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Мәгариф” милли проектында катнашып, уку йорты ике интерактив такта һәм 30 данә нэтбуклар алуга иреште. Бүгенге көндә техникумга 1 млн 774 мең сумлык җиһаз кайтты.
– “Мәгариф” милли проекты буенча техникумда ике кабинет җиһазланды. Бу бүлмәләрнең өстенлеге шунда – алар бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп, заманча эшләнгән булулары белән аерылып тора. Укучылар инде булган нэтбуклар белән рәхәтләнеп һәм кызыксынып укый. Техникумнан чыгып киткәндә егет-кызларыбыз интернет дөньясын, компьютерда эшләү ысулларын һәм алымнарын биш бармаклары кебек белүче белгечләр булачак, – ди техникум директоры Илнар Миргалимов.
Әлегә җиһазларның барысы да кайтып бетмәгән. Техникумда ике мобиль күчмә кабинет ясарга планлаштыралар. Аларның һәрберсендә 15әр укучы яңа кайткан җиһаз-җайланмалар ярдәмендә белем алачак.
– Бездә “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” кабинетлары өр-яңадан ясалды. Нэтбуклар интерактив тактага тоташа, берьюлы 10 укучы эшли ала. Киләчәктә һәр укучыны интернет челтәрендә эшләтә алырбыз дип өметләнәбез. Кайткан җиһазлар укытучы һәм мастерларга – белем бирү процессын, ә укучыларыбызга дәрес үзләштерүне җиңеләйтә, булган материалны эзлекле тикшерергә зур мөмкинлекләр бирә, – ди техникумның уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзил Ханов.
Техникумда уку шартлары елдан-ел яхшыра бара. Укыйм, һөнәр үзләштерәм дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Пешекче, тегүче, токарьлар әзерләүче өстәмә курслар да бар. Курсларны тәмамлаган укучыларга яңа белгечлек турында таныклыклар да бирелгәч, укырга теләүчеләр саны да арткан. Укытуда яңа алымнар, компьютерлар, интернет та кулланылгач, килмәс җиреңнән килерсең! 
– Федераль дәрәҗәдә эшләүче милли проектларның һәр тармакта нәтиҗәле эшләвеннән күпләр хәбәрдар. Проектлар халыкның яшәү-көнкүрешен яхшыртуга саллы ярдәм күрсәтә. Уңайлы һәм заманча мохит – яшәү рәвешебез. Мөслимгә килгән кунакларның бездәге уңайлыкларга соклануы – милли проектларның нәтиҗәлелегенә югары бәя ул, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев