Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли мәгариф өлкәсендә алдынгылар һәм артта калучылар – рейтинг

Илдар Мөхәммәтов берничә ел рәттән рейтингның соңгы унлыгында булучыларны урыннарга чыгып тикшерәчәкләрен әйтте, дип яза "Татар-информ" сайты.

Быел милли мәгариф өлкәсендә муниципаль берәмлекләрне бәяләү системасына ике яңа күрсәткеч өстәлгән - балалар бакчаларында сабыйларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү; милли мәктәп укучыларының төп дәүләт имтиханын туган телдә тапшырулары. Әлеге ике критерийны кертү муниципаль берәмлекләрнең яртысының урыннарын сизелерлек үзгәрткән. Бу хакта Мөслимдә "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп узды.

"Агымдагы елда районнарда милли мәгарифне үстерүдә идарәне көчәйтеп җибәрдек. Әлеге юнәлешне без район мәгариф идарәләре башлыкларына беркеттек. Зур шәһәрләрдә милли мәгарифне үстерү белән шөгыльләнүче махсус хезмәткәрләр булырга тиеш дип саныйбыз", - дип белдерде министр урынбасары.

Бөтенроссия тикшерү эшләренең русча гына булуы аңлашылып бетми – министр урынбасары

Аның әйтүенчә, соңгы 5 елда милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелә. Ул үз эченә 7 критерийны ала.

"Рейтингта ике ел рәттән алдынгылыкны Мөслим районы ала. Узган уку елында милли мәгариф юнәлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Актаныш, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас районнарын атарга була. Рейтингның соңгы ун позициясендә - Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы, Алексеевск, Түбән Кама, Азнакай районнары. Балтач, Актаныш, Теләче, Саба районнары иң яхшы унлыкта соңгы өч елда үз урыннарын тотрыклы саклый. Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Әлмәт, Баулы районнары инде өч ел рәттән "кызыл"лар төркеменнән чыга алмый. Бу игътибарга алынырга тиешле мәсьәлә. Көз көне, координацион совет кысаларында, бу районнарны аерым чыгып тикшерергә мәҗбүр булачакбыз", - дип кисәтте Илдар Мөхәммәтов.

Министр урынбасары Сарман, Апас, Минзәлә, Лениногорск районнары күрсәткечләре, узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек яхшырганын әйтте. Шул ук вакытта Азнакай, Түбән Кама, Алексеевск, Алабуга районнары исә тагын да түбәнрәк тәгәрәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев