Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михнәтле еллар

Безнең Исәнсеф авылында, 150 хуҗалык булып, Бөек Ватан сугышына 122 кеше китә. Шуларның 50се яу кырында ятып кала. Авылдашыбыз Гыймазетдин Вәҗетдинов фин сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мирзагали Шәгалиев, Мөхәммәтдин Шакиров офицер булып кайта.

Сугыш башланганда миңа – 5, энемә 2 яшь була. Сугышның беренче көннәрендә үк әткәемне һәм аның дүрт абыйсын сугышка алалар. Тылда бөтен авырлык хатын-кызларга һәм кавырсыннары да ныгымаган балалар өстенә төште. Җирләрне эшкәртергә, чәчәргә, икмәкне урырга, сугарга кирәк. Яз көне хатын-кызлар җирне көрәк белән казыйлар. Икмәкне тубал белән чәчәләр. Фронттан да сөендерерлек хәбәрләр генә килеп тормый. Кара мөһер сугылган хатлар, аяксыз, кулсыз кайтучылар артканнан-арта.
1941 елның урагы башланды. Икмәкнең барысын да дәүләткә җибәреп баралар. Кыш буе ындыр табагында ашлык сугалар. Бу эш язга кадәр бара. Әнкәй басудан урлап алып кайткан саламны иртән мичкә ягып китә. Энем белән мич башында җылыда утырабыз. Салам җылысы гына озакка бармый, өйләр бик тиз суына, ишек-тәрәзәләргә боз ката. Кыш көннәрендә тиз караңгы төшә. Ишек тышкы яктан бикле. Энем белән елап та алабыз. Әнкәйне кичен авыл советына мәҗбүри заемга язылырга чакыралар. Берсендә төне буе утырып, таң аткач кына кайтты. Тиз генә сыерны савып, сөтен безгә бирде дә эшкә китте. Ул көнне мичкә ягылмады. Караңгы төшкәнче суык мич башында сөт эчеп утырдык. Әле ярый сыерыбыз бар иде, шуның аркасында ачтан үлмәдек. 
Әткәйнең айга бер мәртәбә хаты килеп торды. 1942 елның язына аяк бастык. Бер көнне әнкәемне үзебезнең сыер белән басуга тырмага алып киттеләр. Бик кызу көн иде. Төшке аш алдыннан тырмаларын сөйрәп, сыерыбыз кайтып керде. Ә әнкәебез юк та юк. Нишләргә? Бригадирны эзләп таптык, ул безгә сыерны кире илтергә кушты. Ике сабый нишләргә белми торганда, әнкәебез елап кайтып керде. Икенче көнне ул тагын тырмага китте. Хәзер минем өскә энемне генә түгел, бозау, тавыклар карау да өстәлде. Ул вакытта сыер башына 100 литр сөт, тавыкка 100 данә йомырка, 2 кг йон, 40 кг ит тапшыру мәҗбүри иде. Боларны түләү өчен, бозауны үстереп, 3-4 кеше берләшеп, ит “нәрәте”нә тапшыралар. Калган акчасын салым белән заемга түлибез, ә үзебез өчен бер тиен дә акча калмый иде. Җәй көне, зуррак малайларга ияреп, ат кузгалагы, ачы кукыга йөри башладык. Әнкәй әз генә ярма, сөт салып, шул үләннәрдән аш пешерә. Ул ашның тәмлелеге! Бер көнне мичкә ягу өчен яланда сыер тизәкләре җыеп йөрибез. Уракка киткән әнкәй, үзебезгә алып кайту өчен, әзрәк башак уган. Кайтканда авыл советы һәм колхоз рәисе туктатып тентегәннәр һәм берничә хатынны идарәгә алып киткәннәр. Моны ишетү белән, тыным бетеп, өйгә йөгердем. Булган ярмаларны бәрәңге бакчасына чыгарып ташладым. Ул арада дүрт кеше өйгә тентүгә килеп төште. Бөтен җирне актарып бетерделәр, бер әйбер дә таба алмадылар. Ул чакта ике җитәкче дә башка авылныкы иде. Әткәй сугышта булгач, безне кызганганнардыр инде. Берни дә булмады. Ул чакта юк өчен дә бик күп кешеләрне утыртып куйдылар. 7-8 балалары булган апаларны ун елга утыртканнары истә. Бернинди кызгану булмады. 
Җәйгә чыккач эш күп. Иң авыры – кыш буе өелгән тиресне сугу. Ярый әле күршеләрнең коесы бар. Шуннан көянтә-чиләк белән су ташыйбыз, әнкәй аягы белән тирес баса. Без аны калыпларга салып куябыз. Су биргәннәре өчен күршеләргә дә тирес суктык.
1946 елда ике култык таягы белән әткәебез кайтып төште. Дөньялар түгәрәкләнгәндәй булды. Мин 1947 елда 1 класска укырга кердем. Ул вакытта дөньялар бик авыр иде. 
Кар сулары китүгә, бәрәңге бакчасын казырга тотынабыз. Аннан чыккан кәлҗәмә бик тәмле була иде. Картрак әби-бабайлар да безгә казыта иде бакчаларын. Тамак ялы өчен казыйбыз. Кайвакытта ярты көн казысаң да, бер пешерерлек тә кәлҗәмә чыкмый иде. Андый чакта елыйсылар килә. 
7 классны тәмамлагач, колхоз эшенә йөри башладык. Комбайннан икмәк ташыдык. “Коммунар” комбайны бункерыннан ике кеше, икмәкне капчыкка тутырып, арбага ыргыта. Ә капчык бик зур, эчләр тартыла иде. Кызуда кигәвен тынгы бирми, атларны тыеп булмый. Бервакыт ашарга кайтып киләм, арба төбендә 1-2 кг бодай. Шунда, үч иткәндәй, каршыга район вәкиле килеп чыкты. Атны туктатты да бодайны күреп алды. “Курыкма, ботка пешереп ашагыз”,– диде. И сөенүләрем! Бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Шунысы да мәгълүм булсын: әлеге вәкилнең улы Сәлмән Акулов районда тәэминат бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Безнең авызга 1953 елда гына әзрәк ипекәй керә башлады. 
Балачак һәм яшьлек елларыбыз әнә шулай үтеп китте. Яңа көн туган саен: “Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын, күкләребез аяз булсын!”– дип телим.
Мөҗәһидан Мортазин.Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев