Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловкада хәйрия концерты узды

Туган авылында даими яшәүче өчен ул чын мәгънәсендә кече ватанга әверелә. Аның төзеклеген, матурлыгын, тәртип саклау һәр авыл кешесенең бурычы булып тора. Авыл ул - олы бер гаилә, Гаиләгә кайгы килгәндә, ул барлык кешегә дә кагыла. Безнең авылда да бәхетсезлек очрагы булды. 25 июльгә каршы төндә Тәхаутдиновларның йорты тулысынча янып...

Туган авылында даими яшәүче өчен ул чын мәгънәсендә кече ватанга әверелә. Аның төзеклеген, матурлыгын, тәртип саклау һәр авыл кешесенең бурычы булып тора. Авыл ул - олы бер гаилә, Гаиләгә кайгы килгәндә, ул барлык кешегә дә кагыла. Безнең авылда да бәхетсезлек очрагы булды. 25 июльгә каршы төндә Тәхаутдиновларның йорты тулысынча янып бетте. Картлар могҗиза белән исән калды. Алар, йокыдан уянып, янган йорттан чыгып йөгерергә өлгерә. Күптән түгел генә инвалид кызларын югалткан пенсионерларның башына яңа кайгы төште. Өлкән яшьтәге кешегә яңадан нигез кору, тормыш башлау бик авыр. Салкыннар да ерак түгел.

Авылдашларның күпчелеге аларның кайгысын үзләренеке кебек кабул итте. Беренче кирәк-ярак, кием-салым, акча җыйдык. Авыл җирлеге советы да зур ярдәм күрсәтте. Мәдәният йортында хәйрия канцерты оештырылды. Җыелган акча, концерт тәмамлануга ук, бәлагә таручыларга тапшырылды.

- Башыбызны түбән иеп, барыгызга да рәхмәт әйтәбез. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегез имин, күкләребез тыныч булсын. Берегезгә дә аерым кайгылар килмәсен, балаларыгыз-оныкларыгыз исән-сау булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын. Игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын", - дип, авылдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр Тәһаутдиновлар.

Хәйрия концерты бәйрәмгә - Республика көненә туры килде. Концертны Галина светлякова, Эльвина Садыйкова һәм Полина Игнатьева алып барды. Яңгыраган һәр шигырь авылдашыбыз Тамара Садыйкованың шигырьләр җыентыгыннан алынган иде. Тамашачылар "Рябинушка" һәм "Калинка" фольклор коллективлары чыгышларын яратып карадылар. Частушкалар башкаручы Анна Черногорлованы, Садыйковларның гаилә ансамблен, куллары талганчы, алкышладылар. Үзешчән җырчыларыбыз Фиалка Хафизова, Марат Вәлиев, Эмма Априкян, Тамара садыйкова, Алсу Моратшина, Зарина Садыйкова, Азалия Садыйкова чыгышларына берәү дә битараф калмады. Мирзанур Гыймаев гармунда татар халык көйләрен башкарды. Чараны яшь биючеләр Әдилә Нуриева һәм Раил Солтанов, "Леня һәм аның командасы" бию төркеме бизәде.

Барлык авылдашларга, битараф калмаган һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Концертка килгән һәркем ял итеп, уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге белән кайтып киткәндер, дип ышанабыз.

Галина Светлякова,

"Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев