Озакламый Михайловка, Тат.Бүләр, Иске Карамалы балалары да сәнгать мәктәбенә йөри алачак (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
16нчы декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хезмәт коллективы белән очрашты һәм класслар белән танышып йөрде.
Бүгенге көндә мәктәптә барлыгы 372 бала хореография, театр, рәсем сәнгате, уен кораллары, фортопиано, тынлы уен кораллары, җыр сәнгате бүлекләрендә өстәмә белем ала. Район башлыгы коллективка алга таба тагын да зуррак биеклекләр яулау һәм мәктәпнең- Михайловка, Тат.Бүләр, Иске Карамалы һ.б. шундый ерак авылларына күчмә база формасында йөреп, укучыларга сәнгать дәресләрен бирү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев