Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловка җирлегендә Авыл көне узды (фоторепортаж)

13 май көнне Михайловка авыл җирлегендә Авыл көне узды. Авыл көне кысаларында кунаклар Элемтә авылында шушы як кешесе Әсгать Минһаҗетдинов көче белән төзелүче мәчеттә, Михайловка урта мәктәбендә, җирлекнең пекарнясында булдылар.

Авыл көне нигездә мәгариф, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган иде. Михайловка урта мәктәбе бу яктан үрнәк итеп куярлык. Мәктәпнең үз теплицасы бар. Укучылар һәм укытучылар көче белән бакчаны карт агачлардан чистартып, яшелчәләр үстерә башлаганнар. Күпләп куяннар һәм тавыклар үстерәләр. Кош-корт, куян сатып, керем кертәләр.

Соңыннан район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары семинар-киңәшмәгә җыелды. Биредә шулай ук авыл җирлекләрендәге мәгариф тармагы оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев