Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловка авылының "Рябинушка" фольклор ансамбле "Каравон"да чыгыш ясады

Лаеш районының Иске Никольское авылында рус халкының "Каравон" Бөтенроссия фольклор җырлары фестивале узды. Быел "Каравон" үзенең 25 еллыгын бәйрәм итте. Чарада 170 фольклор ансамбле, 350 гә якын халык һөнәрчеләре осталары, 20 меңнән артык кунак катнашты.

Бәйрәмдә катнашучыларны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Әлеге чарада Михайловка авылының "Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле дә катнашты. Ансамбльдә бүгенге көндә 11 кеше шөгыльләнә. Коллектив узган ел Әлмәт шәһәрендә узган "Русс җыры - 2016" конкурсында I дәрәҗә лауерат исеменә лаек булып, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән иде. Әлеге акчага тектерелгән яңа сәхнә костюмнары белән чыгыш ясаган "Рябинушка" "Каравон" ның йөзек кашы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев